Сабан туе бәйрәме бар райондашларны үзенә җыйды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Шаулап-гөрләп 2018 елның да район Сабан туе узып китте. Әйтергә кирәк, бик күңелле, оешкан төстә үтте милли бәйрәмебез. Сабантуй тәмамлангач та, әле күпләр килеп оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр, редакция хезмәткәрләре янына килеп тә, рәхмәтебезне газета аша җиткерегез әле, диючеләр булды. Райондашларның һәм килгән кунакларның бәхетенә, һава торышы да бик уңай торды – Сабантуй озак көтелгән җылы көннәрне алып килде. Халык Кызыл Байрак авылы аланында рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда, конкурсларда, спорт чараларында катнашты.

Быелгы бәйрәм программасы яңалыкларга бай иде

Иң беренче, Сабантуйның үзәк мәйданы зурайтылды, алып баручылар, чыгыш ясаучылар өчен зур итеп, милли бизәкләр кертеп, яңа сәхнә төзелде. Балалар өчен заманча уен мәйданчыгы ясалды, бик күп шөгыльләр табарга була иде анда нәниләргә. Китап яратучылар өчен шунда ук Бибzona ишекләрен ачты, кафелар, сәүдә киосклары эшләп торды. Районның күпмилләтле икәнен искәртеп, үзәк мәйданның бер ягында татар, керәшен, рус халыкларының утарлары урын алды. Ялтырап торган сары бүрәнәләрдән төзелгән йортлар яныннан туктамый узып булмый иде. Биредә теләгән һәр кешегә мичтә пешкән тәбикмәктән авыз итәргә, самоварда кайнаган чәй эчәргә, һәр халыкның милли җырларын гармун моңына кушылып җырларга мөмкин иде.
Сабантуйның үзәк һәм кече мәйданнары тагын бик күп кызыклы чаралары белән халыкны үзенә тартып торды. Сәхнәдә Чаллыдан, Казаннан килгән танылган җырчылар балкыды, тамашачылар Илмир Ямалов, Гөлназ Сираева, Фирдүс Тямаев һәм башка артистларны тыңлый алды. Һәр елдагыча, үзәк мәйданнан бераз читтә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге район ветераннары һәм Сабантуй кунаклары өчен коймак белән чәй өстәле әзерләде, үтеп баручылар берсе дә сыйланмый калмады. 

Авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләнде

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын да быел мәйдан түренә үзенчәлекле итеп чакырдылар. Алар матур итеп бизәлгән җигүле атларда җитәкчеләре белән мәйдан әйләнделәр. 
Сабантуйның рәсми өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев ачты. Ул бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Тәбрикләүдән соң районның икътисад күрсәткечләренә тукталып үтте. 
– Тукайлылар – эшли белә торган халык. Ә бүген без яхшы уңышка өмет һәм ышаныч бирә торган бәйрәмгә – Сабантуйга җыелдык. Тантананың төп геройлары – икмәк бәһасен бик яхшы белүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Игенчеләребез көче белән 44 мең гектарда уҗым һәм сабан культуралары чәчелде, – диде ул. Сабантуйда бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итеп, матур теләкләр әйтеп, рәхәтләнеп ял итәргә чакырды, ил-көннәребез имин булсын, икмәкләр күкрәп уңсын, дип юрады. 
Тукайлыларны һәм Сабантуй кунакларын котларга «Челтәрләр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев килгәннәр иде. Эдуард Вафин республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, Наил Мәһдиев шәһәр халкын табигый чиста продукт белән тәэмин иткән өчен тукайлыларга чаллылылар исеменнән рәхмәтен белдерде. Ул сабан бәйрәменә шактый күләмле бүләкләре белән дә килгән иде – эш нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә беренчелеккә ирешкән игенчеләргә, терлекчеләргә суыткычлар тапшырды. Барлык алдынгылар район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, алар сәхнә түренә чыгарып бүләкләнде. (Бүләкләргә лаек булучылар кайсы хуҗалыклардан кемнәр – бу турыда тулы репортажны газетаның киләсе саныннан укый алачаксыз. Редакция.)

Милли көрәш батыры – Тәнзил Хәмәдиев

Сабантуй уеннар, спорт бәйгеләре, күңел ачулар белән дәвам итте. Үзәк мәйданда бәйрәмнең милли бизәге – татарча көрәш башланды. Бәйге ике келәмдә – яшүсмерләр һәм өлкәннәр категорияләренә бүленеп алып барылды. Өлкәннәр арасында 60 килограмм авырлыкта беренчелекне Фәнил Әхмәтов, 70тә – Илназ Рамазанов, 80дә – Роберт Шакиров, 90да – Радик Вороной, 90 килограммнан артык үлчәмдә Ринат Фәрваев яулады. Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урында Тәнзил Хәмәдиев калды. Абсолют батыр исемен алу өчен ике баһадир – 2017 елның абсолют батыры Радик Вороной һәм Тәнзил Хәмәдиев бил алыштылар. Биш секунд эчендә көндәшен чистага атып, Тәнзил Хәмәдиев Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады.

Мәйдан уртасында балык тоттылар

Район Сабан туеның традициягә кергән уеннарына быел балык тоту, резина тарту, ике километрга йөгерү, озынлыкка сикерү, утын кисү, шахмат уеннары өстәлгән иде. Ир-егетләр мәйдан уртасындагы ясалма сулыкка чумып, ялан кул белән ярты метрлы балыкларга кадәр тоттылар. Ә сулык янына урнаштырылган авыш баганадан таеп киткәннәр җирдә җыелган сазлыкка егылдылар. 20 метр озынлыктагы колганың очына ук ике кеше – Илназ Каюмов һәм Артур Гыйбадуллин менә алды.

Яр Чаллы мэры тукайлылардан шәһәрдә дә ат чабышын оештыруны сорады

Сабантуйның иң матур бизәге – ат чабышларына нәселле атлар килде. Сүз уңаеннан, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та районда ат чабышын оештыруны югары дәрәҗәдә дип бәяләде. Форсаттан файдаланып, тукайлылардан Яр Чаллыда да ат чабышларын үткәрүне сорады. Чабышларны карарга йөзләгән кеше килде. Атларны токымнарга һәм яшь буенча бүлеп, унбер чабыш үткәрелде. Озак еллар район Сабан туенда ат чабышын оештырган Әнсәр Әбделманов истәлегенә үткәрелгән чабышта Марина Арканова иярләгән Эффектный кушаматлы айгыр беренчелекне яулады (Сәйдәшев исемендәге хуҗалык), юртаклар чабышында 2000 метр арада беренче урынга Мерлин кушаматлы бия белән Юлия Адутова чыкты (Сәйдәшев исемендәге хуҗалык), 3200 метр арада Илдус Шархабдуллин иярләгән Ладный кушаматлы айгыр беренче урынны алды (Башкортстан Республикасы), 4 яшькә кадәр юртаклар арасында беренче урында Веджиная кушаматлы биясе белән Азамат Абилев («Павлов» крестьян-фермер хуҗалыгы), 4 яшьтән артык юртаклар арасында да Азамат Абилев Нәфис кушаматлы айгыр белән беренче килде. Чиста токымлы атланып йөри торган атлар чабышында үзенең Ясон кушаматлы айгыры белән Александр Лиханов, җирле атланып йөри торган атлар арасында Зорька кушаматлы аты белән Виктор Леонтьев (Удмуртия Республикасы) җиңү яулады, атланып йөри торган атлар чабышында 3000 метр арада Алмаз кушаматлы айгыры белән Илназ Тукаев («Кама» агрофирмасы), 1600 метр арада Харизма кушаматлы атны иярләгән Виталий Рухтин («Гигант хуҗалыгы») беренче урынга лаек булдылар. Быел ат чабышының яңалыгы – ишәкләр чабышы. Иң беренче булып финишка Яр Чаллы шәһәренең «Тулпар» ат мәктәбе шәкерте Елизавета Тихаминаның ишәге килде.

«Якты юл» газетасы бүләкләр уйнатты

Район Сабан туе көнне «Якты юл» редакциясе үз мәйданчыгында бүләк уйнату оештырды. Химаячеләребез Риф Хәниф улы Имамов һәм Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин ярдәмендә алынган бүләкләргә газетага язылучылар ия булды. Безнең мәйданчыкка иң беренче булып Усмановлар гаиләсе килде. Илшат Мизхәт улы Яр Чаллы шәһәренең 24нче мәктәбен җитәкли, Раушан Мәсгуть кызы – Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы хакимияте башлыгы.
– Үземне белгәннән бирле әниемнең һәрвакыт газета-журналлар укуын хәтерлим. Районныкын да, республиканыкын да яздырды. «Якты юл» газетасын да әниемә кайткан саен укый, үзем өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала идем. Шуңа күрә, менә сезнең баннерны күреп, кызыксынып килдек. Әлбәттә, район басмасына язылам. Мин бит Сәмәкәй авылы кызы, – диде Раушан Усманова.
Үзләре Яр Чаллы шәһәрендә гомер итеп, әти-әниләре Тукай районында яшәгәннәр дә, бәйрәм шатлыгын газета хезмәткәрләре белән уртаклашып, газетага язылдылар. 
«Якты юл» газетасы баннерын күреп, газета хәбәрчеләрен Сабан туе белән котларга килүчеләр дә күп булды. Район басмасының эчтәлеге, бизәлеше буенча үз фикерләрен әйтеп, алар редакция хезмәткәрләренә алдагы елларда да уңышлар, иҗат чишмәсенең мул сулы булуын теләделәр. Шулай ук Сабан туе турында үз фикерләрен дә белдерделәр.
– Башка елларны бәйрәмгә кунак чакырырга да оят иде. Ә быел! Һәрнәрсә җитеш итеп оештырылган, бәйрәм икәнлеге әллә каян күренеп тора! Һәр җирдә уен-көлке, җыр-бию, һәр җирдә халык. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, район һәм шәһәр халкына бәйрәм ясаучыларга, – диде тумышы белән Мусабай Завод авылыннан булган бер әңгәмәдәшебез.
Чыннан да, Сабан туена килүчеләр бәйрәмнән зур канәгатьлек хисләре белән таралышты. Чөнки чара тиешле югарылыкта үтсен өчен күп көч түгелгән иде монда.

Чыганак:"Якты юл" газетасы 

 

 
Галерея
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International