Халыкара Инвалидлар көнен билгеләп үтүнең тормышыбызга уңай бер яңалык булып килеп керүенә утыз елга якын вакыт үтте.
Безнең Борды авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 88 кеше яши. Әлеге шәфкатьлелек декадасын тулы канлы, кешегә куаныч китерерлек итеп үткәрү өчен алдан ук хәстәрен күрәбез: мәдәни чаралар әзерлибез, иганәчеләр эзлибез, бүләк-күчтәнәчләр хәстәрлибез. Авыруга тарган кешенең күңелен күрү, аның җәмгыятьтә үз урыны булуына инандыру безнең изге бурычыбыз.
Быелгы инвалидлар көне безнең җирлектә бигрәк тә истә калырлык булды. Көзен район советына сайлаган депутатыбыз Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин инвалидларыбызга бер «Газель» машинасы тутырып күчтәнәчләр җибәргән. Авылыбыз инвалидлары гына түгел, шәһәрдән кайтып яшәүчеләрне дә мәхрүм итмәгән. Шулкадәр мул итеп күптөрле ашамлыклар тутырылган 90 данә кәгазь капчыкларны ачып карагач, иганәчебезнең юмартлыгына хәйран калдык. Күчтәнәчне тапшырганда күпме рәхмәт сүзләре җиткерделәр, төрле кеше төрле шартларда яши бит. Күз яшьләре аша рәхмәт әйтүчеләр дә булды. «Тырышлык белән тапкан малының бәрәкәтен күрсен, безне сөендергән өчен Ходай эшләрен уң итсен, игелеге үзенә меңе белән кайтсын», – дигән ихлас теләкләр күп ишетелде.
Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, инвалидларыбызны мәдәният йортына җыеп, күңел ачулар уздыра алмадык. Иганәчебезнең күчтәнәче үзе бер куанычлы вакыйга булды.