Яңа поселогының спорт залында Тукай районы җитәкчеләренең I Спартакиадасы узды.

2021 елның 26 феврале, җомга

Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.

Иртәдән үк поселок-ның спорт мәктәбенә кеше агылды. Аларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре теркәп барды. 
Җитәкчеләр шахмат, өстәл теннисы, ату, армрестлинг, дартс буенча көчләрен сынадылар. Канат тарту һәм волейбол уенында команда белән ярыштылар. Чаңгы ярышы исә, медицина ягыннан чикләүләр булмаса, һәр катнашучы өчен мәҗбүри иде. 
Чарада катнашкан һәр төркем башкалардан аерылып торды. Мәсәлән, авыл җирлекләре башлыклары яшел футболкалар кигәннәр, футболка артына «авыл җирлеге башлыгы» дип язылган, мәктәп директорларының махсус үз киемнәре – зәңгәр төстәге футболкалар «мәктәп директоры» дип тамгаланган. 
Спартакиада Яңа посе-логының «Задумка» хореографик студиясенә йөрүчеләрнең татар биюе белән башланды. Студиянең җитәкчесе – Лада Альфиш. Моңлы җырлары белән бәйрәм кунакларын Круглое Поле поселогының «Юность» күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе Владимир Самойлов һәм Новотроицкое мәдәният йортының сәнгать җитәк-чесе Айсылу Фатыйхова сәламләде. 
Чараны Фаил Камаев ачты. Ул барлык катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. 
– Сезне бу залда күрүемә бик шатмын, – дип башлады ул сүзен. – Без беренче тапкыр җитәкчеләр арасындагы кышкы Спартакиадага җыелдык. Аның кызыклы булачагына ышанам. Бәлки кемдер бүген беренче мәртәбә чаңгыга басадыр, кемдер беренче тапкыр кулына теннис ракеткасы аладыр, болар мөһим түгел, безнең өчен иң мөһиме – катнашу. Барлык җиңүчеләр дә бүләкләнәчәк. Барчагызга да уңышлар һәм җиңүләр телим!
Район башлыгының сәламләү сүзеннән соң спорт сөючеләр чаңгы ярышларына юл тоттылар. Көннең салкын булуына карамастан, трассага чыгарга теләүчеләр күп булды. Ә залда калучылар атуда, дартста, армрестлингта үз көчләрен сынап карадылар. Каршы залда түземсезлек белән өстәл теннисы уйнаучыларны көттеләр. Икенче катка, китапханә бүлмәсенә, шахмат сөючеләр җыелды. 
Һәр спорт төрендә судьялар катнашучыларга ярдәм итеп, уеннарның шартларын аңлатып, әйтик, мылтыктан атуда кайда төзәргә кирәк икәнлеген әйтеп тордылар. Бу рольне спорт мәктәбе тренерлары башкарды. «Үзәктән ераграк эләккән саен, очколар саны да кимрәк була», – дип аңлатты судья. Бу спорт төренә 90 кеше язылган иде. Ул спартакиадада иң популярлардан саналды. 
Пневматик винтовкадан ату белән дә катнашучылар нык кызыксынды. Монда үз көчләрен сынап караучылар саны 100гә якынлашты. Шуларның берсе «Тамерлан» идарә компаниясенең җитәк-чесе Татьяна Алексеева. 
– Мин атарга бик яратам. Шулай ук дартста, чаңгы ярышында да катнашачакмын, – ди Татьяна Владимировна. – Бу спартакиадага беренче тапкыр киләм, гомумән, мондый төр спорт чарасы районда беренче тапкыр гына үтә әле. Грамотасыз кайтмыйм дип вәгьдә иттем үземнең барлык танышларыма. Монда килгәч, ничек җиңүсез кайтасың ди инде. 
Өстәл теннисында Новотроицкое поселогының «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусевага тиңнәр булмады. 
– Мин 2000 елдан бирле төрле спартакиадаларда катнашып киләм. Өстәл теннисы белән күптәннән шөгыльләнәм, – дип бүлеште Татьяна Викторовна. – Бүгенге ярышта үземне дартста һәм атуда сынап карарга булдым. Мәктәптә укыганда ук атарга ярата идем. Чаңгыда да шуарга яратам, ләкин бу юлы катнаша алмыйм, ике көн элек аттан егылып, кулымны авырттырдым. Гомумән алганда, кәефем яхшы, җиңүгә өметләнәм, – ди ул.
«Гигант» хуҗалыгы җитәк-чесе Риф Имамов, җирлектә үткән һәр бәйрәмдәгечә, спартакиадагы килүчеләрне кайнар аш һәм чәй белән сыйлады. Риф Хәниф улы үзе дартс, ату, армрестлинг, шахмат уеннарында ярышты. 
Шәхси беренчелекне үткәч, командалар арасында ярышлар башланды. Канат тартуда һәм волейбол уенында биш команда – район хакимияте бүлеге җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү оешмалары авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре көч сынашты.

 

Спартакиада җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде: 

Канат тартуда:
I урын – белем бирү оешмалары җитәкчеләре;
II урын – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре; 
III урын – крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре.

Волейбол уенында:
I урын – авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре;
II урын – белем бирү оешмалары җитәкчеләре;
III урын – район хакимияте бүлекләре җитәкчеләре.

Шәхси беренчелектә:
Ир– атлар арасында:
I урын – Рим Яппаров, спартакиаданың абсолют җиңүчесе, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖнең Яр Чаллы филиалы Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе; 
II урын – Салават Шәрәфиев, «Шәрәфиев» шәхси предприятиесе, Түбән Суыксу авылы; 
III урын – Илмир Яббаров, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе. 
Хатын-кызлар арасында:
I урын – Навбахор Андаржанова, абсолют җиңүче, Иске Дөреш башлангыч мәктәбе директоры; 
II урын – Эльмира Мортазина, Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасы мөдире; 
III урын – Янирә Әминова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры. 

Чаңгы ярышлары буенча:
I урын – Рим Яппаров, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖнең Яр Чаллы филиалы Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе;
II урын – Фаил Камаев, район башлыгы;
III урын – Салават Шәрәфиев, «Шәрәфиев» шәхси предприятиесе, Түбән Суыксу авылы; 

Спартакиаданың җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, медальләр һәм спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде. 

Спорт чарасы тәмамлангач, без ир-атлар арасында абсолют җиңүче исемен алган Рим Яппаров белән сөйләштек. «Мондый уңышка ничек ирештегез?» – дигән сорауга Рим Булат улы болай дип җавап бирде:
– Мин кечкенәдән спортка гашыйк. Физик культурага этәргеч ясаган кеше ул минем физкультура укытучым Мәксүп Әхтәмов. Ул безгә мин башлангыч сыйныфта укыганда килде. Шуннан бирле аның бүлмәсеннән чыкмадым дисәм дә була. Пединститутта укыганда да, Актаныш районы Уразай мәктәбендә укытканда да мин спорттан аерылмадым. Шулай ук Россия, республика күләмендә үткәрелгән авыл уеннарында да катнашырга туры килде. Бүгенге көндә мин эштән соң һәр көн диярлек чаңгыда шуарга чыгам. Шулай ук теннис уйнарга яратам, җәй көне йөгерәм. Физик күнегүләр кеше өчен бик файдалы. 

Чыганак:"Якты юл" газетасы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International