«Гиндукуш» хәрби-патриотик музее фронтовик якташларыбызның балалары-оныкларына мөрәҗәгать итә: әгәр дә сездә өчпочмаклы солдат хатлары гаилә ядкаре итеп саклана икән, төп нөсхәсен яки аның күчермәсен (ксерокопиясен) музейга тапшырсагыз – бу гамәлегез районыбыз геройлары тарихын өйрәнүгә зур өлеш булыр иде.