Югары Байлар авылында бүген чын бәйрәм рухы хөкем сөргән!

2026 елның 1 мае, җомга

Авыл халкы бергә җыелып, борынгыдан килгән матур йолабыз — «Карга боткасы»н билгеләп үткән.

«Клуб ишегалдында казанда ботка пеште, самовар гөжләп торды. Үләнле чәй һәм тәмле ботка белән сыйландык. Концерт номерлары, җыр-биюләр һәм кызыклы уеннар һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте. Күрше-күлән белән аралашып, бергәләп күңел ачуга ни җитә! Килгән һәркемгә рәхмәт! Авылыбыз — дус һәм бердәм!», - дип хәбәр итә Гөлсинә апа Хаҗиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International