«Тукай йолдызлары-2026» фестиваленең Гала-концерты узды

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Тукай районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган «Тукай йолдызлары-2026» балалар нәфис иҗат фестивале үзенең иң сәләтле катнашучыларын бер сәхнәгә җыйды. Яңа поселогы мәдәният йортында узган грандиоз Гала-концерт районның яшь талантлары өчен зур бәйрәмгә әверелде.

«Тукай йолдызлары-2026» фестиваленең Гала-концерты узды

#

Традицион рәвештә ел саен үткәрелә торган әлеге бәйрәм яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне, төбәгебезнең һәм республикабызның тарихи-мәдәни мирасын саклауны максат итеп куя. Быелгы иҗат ярышы аеруча зур вакыйгаларга — Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Сугышчан һәм хезмәт батырлыгы елына, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Тукай районының 50 еллык алтын юбилеена багышланды.

Бәйрәм программасы кысаларында тамашачылар игътибарына укучылар башкаруында иң яхшы җырлар, үзенчәлекле бию номерлары һәм милли колоритны чагылдырган күз явын алырлык якты костюмнар тәкъдим ителде. Яңа поселогы сәхнәсендә яңгыраган дәртле көйләр һәм соклангыч чыгышлар бөек Тукай традицияләренең яшьләр йөрәгендә урын алуын тагын бер кат раслады.

«Бәйрәм бүләк иткән һәрбер катнашучыга, балаларга илһам бирүче остазларга һәм кайнар алкышлары өчен тамашачыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез», — дип белдерә районның мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчелеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International