Теләнче-Тамак урта мәктәбендә уңышлы эшләп килүче «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлеге федераль дәрәҗәдәге зур бәйгедә җиңеп, мәктәпне үстерү өчен 200 мең сумлык акчалата премиягә лаек булды.
Илебезнең 88 төбәгеннән 19,5 меңнән артык команда катнашкан әлеге масштаблы бәйге сигез ай дәвамында барды. Шул вакыт эчендә Татарстан яшьләре төрле катлаулы биремнәр үтәделәр, социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашырдылар һәм зур чаралар оештырдылар.
Экспертлар бәяләмәсе нәтиҗәсендә, безнең район командасы һәм аларның җитәкчесе Чулпан Әхмәтшина ил күләмендәге иң яхшы ике мең яшьләр оешмасы исемлегенә керде. Бу уңыш мәктәптә балаларның иҗади һәм техник мөмкинлекләрен киңәйтүгә зур этәргеч бирәчәк.