Районда кырларны тикшерү рейдлары башланды

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Районда басуларны карап чыгу, ягъни көзге һәм сабан культураларының торышын бәяләү буенча мөһим агрорейд башланган. Чарада район башлыгы Камил Нәҗмиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов катнаша.

 

Җирлегебездә эшләп килүче җитештерү предприятиеләре, КФХларда басу-кырлардагы көзге һәм сабан культураларының, аерым алганда: бөртеклеләр, мал азыгы, техник культуралар, яшелчә, үсемлекләрнең торышын,  басу-кырларда агротехник таләпләрнең үтәлешен карап чыгу буенча рейд "Әнәк агрофирмасының "Ворошиловский" филиалыннан башланды.

"Әнәк агрофирмасының "Ворошиловский филиалы" басуларында быел 1020 гектар җиргә шикәр чөгендере чәчелгән. Ике-өч яфрак чыгарган татлы тамыр үсентеләренең, белгечләр әйтүенчә, тамыр системасы ныклы.

Агрофирма филиалы агрономы Айзат Фәррахов:

"Бөртеклеләрдән арпа яхшы үсентеләре белән сөендерә. Быел арпаны 396 гектарда, рапсны барлыгы 933 гектарда чәчтек. Аларның  торышы яхшы. Рапсның 179 гектарындагысы май алу өчен дип ниятләп чәчелде. Сабан бодае - 683 гектар җирдә игелә. Үсентеләр - яхшы. Басуларны бер кат чүп үләннәренә каршы эшкәртеп чыктык", - дип эш барышы белән таныштырды.

Агрофирма филиалы директоры Максим Ионычев кадрлар, техника белән тәэмин ителеш хакында мәгълүмат бирде.

Аннары "Вардересян" КФХда булып басуларда эш барышы белән таныштык. Ашот Вардересян район башлыгы Камил Нәҗмиевка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгына үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. КФХ башлыгы 16 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Улы белән кулга-кул тотынып эшләүче фермерга район башлыгы теләктәшлек белдерде, рәсми кәгазьләр, сөрүлек җирләрне документлаштырганда райондагы белгечләрнең тиешле ярдәм күрсәтәчәкләренә басым ясады.

"Миңнехуҗин" КФХлыгы -  республикада билгеле. Биредә терлекчелек тармагы аеруча өстенлекле тармак. Шуңа да КФХда мал азыгы культураларына зур игътибар бирелә. Ә бу,  үз чиратында, бөртекле культуралар үстерү - игенчелек тармагын да (фураж өчен) тиешле дәрәҗәдә үстерүне дә таләп итә. Баш агроном Александр Кокров:

"КФХның 4060 гектар сөрүлек җире бар. Бөртеклеләрдән: арпа - 740, язгы бодай - 350, көзге бодай - 384 гектар җирдә чәчелде. Орлыкка кукуруз - 105 гектарда һәм 600 гектарда мал азыгы - силос салу өчен чәчелде. Бүгенге көндә сорго-суданка чәчүгә керешәчәкбез. Суданканы 700 гектарда чәчү каралды. Май алу өчен көнбагыш культурасын 222 гектарда чәчтек. Күрүегезчә,  үсентеләр - яхшы. Әйбәт уңыш алуга өмет зурдан", - диде.

Рейдны дәвам итеп данлыклы "Миңнеханов" КФХна юл тотабыз. Күкләр шатлыклы "елап", ә  басулар көлеп каршы алды. Һәрвакыттагыча, Минталип Исмәгыйлович Миңнеханов улы Рәмис Минталипович белән җиң сызганып басуда хезмәт куялар. Алар көтелгән янгырларга сөенечләрен белдерәләр. Халкыбызны сыйфатлы яшелчә белән тәэмин итүдә зур тырышлык куючы фермерларның эше басуларында чагыла.

"Кама" агрофирмасы басулары да бик матур үсентеләре белән  күңелне күтәрде. Яңгыр булуга карамастан аграрийлар, барысы да, эш урынында. Ил келәтләрен ашлыклы итүчеләр  шулай ук көтелгән яңгырга сөенәләр. "Кама" агрофирмасының гомуми сөрүлек җирләре 14818 гектар тәшкил итә.  Баш агроном Флер Фаррахов:

"Яхшы уңыш алу өчен агротехник чараларны вакытында үтибез. Үсемлекләрне тукландыру эшләрен башкарабыз.  Шикәр чөгендерен 3567 гектар җирдә чәчтек.  Аларның рәт араларын эшкәрттек, татлы тамыр үсентеләре матур булып үсеп киләләр. Бөртеклеләрдән:  көзге арпа 3557, сабан бодае 3728 гектар чәчтек. Рапс - 3106, борчак - 3387, горчица - 522 гектар җир били", - диде. 

Агрофирманың баш инженеры Руслан Чашков авыл хуҗалыгы техникасы торышы белән таныштырды.  

"Сәйдәшев исемендәге" ҖЧҖ җитештерү предприятиесе игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык тармагы буенча республикада алдынгылар сафында.  Һава шартларының нинди булуына карамастан, хуҗалык  аграрийлары, елның  елында яхшы уңыш алалар. Моның сере, беренчедән авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның үз эшләрен намус белән башкаруларында. Икенчедән, директор Марат Тәлгать улы Сафинның кадрларга карата үтә игътибарлы һәм ихтирамлы   булуында. Хезмәт кешесенең тырышлыгын  тиешенчә  бәяләвендә. Өченчедән, үз җирлегендә туып-үскән яшь буынга авыл хуҗалыгы тармагы буенча һөнәри белем бирүдә  зур тырышлык куюында, мәктәп тәмамлаучыларны шушы җирлектә ихласлык белән эшләргә һәм төпләнеп яшәргә җәлеп итә белүендә. Шуңа өстәп, аларга бар яклап  та  (яшәү һәм эшләү өчен)шартлар тудыруда бөтен мөмкинлекләрне дә куллана алуында. Орлыкчылык тармагында алга  киткән хуҗалыкта чәүлек орлыкның районлаштырылган, җирлеккә яраклаштырылган, югары уңыш бирә торган суперэлиталы орлык чәчелә.  Элиталы бөртекләр җыеп алына. Басулардагы түтәлсыман  делянкаларда яңа төр ашлыклар үстерелә. Делянкалар - зур хезмәт, күп вакыт таләп итә. Сабый балалар карагандай   тәрбияләнә торган делянкаларда, гомумән алганда барлык басуларында да чын хуҗа булуы, аграрийларның  бердәм һәм булсынга  дип эшләүләре күзгә ташланып тора. Сәйдәшлеләрнең үткән елдан калган мал азыгы да мулдан. Кем әйтмешли, запас кесәне тишми. Быел да алар иң беренчеләрдән булып мал азыгы әзерләүгә керештеләр. Бүгенгесе көнгә 400 тоннадан артык сенаж салынды. 

"Ирек" җитештерү предприятиесе директоры Рөстәм Рәхим улы Хаҗиев безне басу түрендә елмаеп каршы алды:

Һәммәгезне кочаклап рәхмәт әйтәсем килә - көтелгән кунакны - яңгырны алып килдегез! - ди ул сабыйларча ихластан сөенеп.

Аграрийларның күзе күктә һәм... җирдә - басуларда. Иреклеләрнең басу-кырлары да игенчеләрнең тырыш хезмәтен күрсәтеп тора. 2500 гектардагы сөрүлек җирләренең һәр карышы эшкәртелгән һәм үсемлекләр яхшы тәрбияләнә. Шифалы яңгырлардан соң аларның тагын да күкрәп үсеп китәчәгенә өмет зур.

"Гигант"лылар да элекке яуланган үрләрдә калу өчен тырышалар.  Күзкәйгә юл алабыз. 

"Ярыш" ҖЧҖ җитештерү предприятиесендә 3332 гектар сөрүлек җирләр тулысынча эшкәртелгән. Бөртеклеләрдән: арпа - 450, сабан ашлыгы - 400,  көзге бодай - 250 гектар җирдә игелә.  Мал азыгы  салу өчен - күпьеллык үлән - 930,  берьеллык үлән - 360 гектарда,  кукуруз -  280 гектарда үстерелә. Май алу өчен орлыкка рапсны 200 гектарда чәчкәннәр. Биредә терлекчелек тармагында да яңалыклар көтелә. 150 баш токымлы сыерлар бер ай карантин узганнан соң "Ярыш"ка кайтарылачак. Бүгенгесе көндә "Ярыш" та 900 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 367 се - савым сыеры.                                               

Рейдны "Вилданов" КФХда тәмамладык. Газинур Вилданов әйтүенчә, КФХда язгы бодай - 510, арпа -360, кукуруз - 130, көнбагыш - 157 гектар җирдә чәчелгән. Берьеллык үлән 300 гектар җирне били. Басу культурасы саклана. Барлык агротехник таләпләрне үтиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International