Тукай районы мөхтәсибәте командасы Казаннан җиңү белән кайтты

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Казан шәһәрендә XII республика «Гыйлем нуры» конкурсы узды. Әлеге чара быел «Казан — 2026 елгы ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында оештырылды. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда арасында Тукай районы мөхтәсибәте вәкилләре дә сынатмады.

Тукай районы мөхтәсибәте командасы Казаннан җиңү белән кайтты

#

Бәйгедә катнашучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында дини белемнәрне тирәнәйтүнең һәм милли традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. «Гыйлем нуры» конкурсының төп максаты да — халык арасында ислам нигезләренә кызыксынуны арттыру һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту.

Тукай районы командасын мөселман хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Фәридә Харрасова җитәкләде. Безнең якташлар интеллектуаль ярышта үзләренең белемнәрен һәм бердәмлекләрен күрсәтеп, жюриның уңай бәясен алдылар.

— Командабыз район намусын бик лаеклы яклады. Безгә Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, — дип хәбәр итәләр Тукай мөхтәсибәте матбугат хезмәтеннән.

Чыганак "Якты юл"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International