Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Шәмсиҗиһан Әхмәтшина 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2026 елның 13 июне, шимбә

Казаклар авылында яшәүче хөрмәтле тыл ветераны Әхмәтшина Шәмсиҗиһан Шәкүр кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен каршылый. Истәлекле бәйрәм уңаеннан ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм «Шәфкать» үзәге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева тәбрикләде.

 

Кунаклар ветеранга башкарган фидакарь хезмәте өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр, аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының игътибарын тоеп, иминлектә яшәвен теләделәр. Юбилярга истәлекле бүләкләр һәм котлау хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International