Тукай районында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе җитәкчеләрне бүләкләүдән башланды

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

Мәләкәс һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук җирле эшмәкәрләр Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә зур ярдәм күрсәткәннәр. Хәйрия эшчәнлеге өчен алар махсус медальләр белән бүләкләнде.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе, һәрвакыттагыча, хөрмәткә лаеклы вазифаи җитәкчеләрне бүләкләүдән башланды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслан Иванов, "Альтэнерго" ҖЧҖ директоры, Әҗмәкәй авыл җирлеге депутаты Рафаэль Мәхмүтов, "Стройэлектроснаб" Сәүдә йорты ҖЧҖ директоры Наил Харисов "Россия хәрбиләренә ихлас ярдәмнәре өчен" медале белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International