Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә
Казан Мэриясе «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсына гаризаларны 1 октябрьга кадәр кабул итә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.
Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы.
Бәйге 4 номинациядә уза:
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
Катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр konkurskazan@mail.ru электрон адресына гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.
Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:
1 урын - 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.
Бәйге нигезләмәсе һәм гариза формасы – https://vk.com/millikznru?w=wall-211631178_1055
Исегезгә төшерәбез, «Алмачуар» драматургия конкурсы беренче тапкыр 2024 елда узган иде. Бәйгедә призлы урыннарны Башкортстаннан Фатыйма Гыйльметдинова, Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова, Чаллыдан Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Әтнәдән Гөлүсә Батталова, Кукмарадан Эльвира Фатыйхова, Казаннан Илфак Хафизов, Айгөл Сөнгатуллина, Нәсүр Йөрешбаев алган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Алмачуар» пьесалар җыентыгы дөнья күрде. 2025 елда ике авторның пьесасын («Көндәлек» Г.Баталова, «Тыз-быз» А.Әхмәтгалиева) «Апуш» татар балалар театр студиясе сәхнәләштерде.