Максатыбыз – күбрәк табыш алу

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Шәһәр белән авыл арасындагы икътисади, социаль бәйләнешләр еллар агышында төрле яктан сыналды һәм ныгыды. Авыл хезмәтчәннәре шәһәрне әле дә азык-төлек, яшелчә, ит-сөт белән тәэмин итеп торалар. Бүгенге көндә Тукай районында 80нән артык төрле авыл хуҗалыгы оешмалары эшли. Аларның эшчәнлеге, икътисади хәле, үткән елгы эш нәтиҗәләре, проблемалары турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов белән әңгәмә кордык. 

– Хәйдәр Габдуллович, авыл эшчәннәре үткән елны нинди нәтиҗәләр белән төгәлләде? Хуҗалыклар эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Кыскача әйткәндә, уңай бәялим. Елны шактый уңышлы тәмамладык. Тулаем алганда, 21,5 млрд сумлык продукция җитештерелде. «Чаллы-Бройлер», «Кама Беконы» эре сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукцияне исәпкә алмаганда, җитештерү күләме 2,9 млрд сум тәшкил итә. Бу исә 2015 ел белән чагыштырганда 7 процентка артык. Үсеш күз алдында. Тулай продукция җитештерүне арттыруга «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Гигант», «Ирек», «Чаллы яшелчәсе» һәм башка хуҗалыклар саллы өлеш кертте. Шулар белән бергә крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге дә сөендерә. Алар 365 млн сумлык продукция җитештерделәр. Икътисади хәлләре яхшыра. 

– Хуҗалыклар уңышлы эшләгәч, табыш та арта төшкәндер?

– Белгәнегезчә, һәрбер җитештерүченең максаты бер – күбрәк табыш алу. Бу юнәлештә хуҗалыклар, дәүләт ярдәмен тоеп, әйбәт кенә эшләп киттеләр. Авыл хуҗалыгы товарлары сатудан 3,5 млрд сум табыш керде. Рентабельлек 20,7 процент булды. Хуҗалык елын «Кама» агрофирмасы – 56, «Ирек» – 45, «Чаллы яшелчәсе» – 28, Сәйдәшев исемендәге – 25, «Гигант» 23 процент рентабельлек белән төгәлләделәр. Үсемлекчелектән 517,6 млн сум табыш алынды. Шуның 220 миллионы ашлык сатудан.

Терлекчелек тармагында да бер урында таптанмыйбыз. Табыш – 20 процент. Сөт җитештерүдән 126,5 млн сум табыш керде, рентабельлек исә 38,8 процент тәшкил итте. Ә менә ит җитештерү үзен аклый алмады. Бу өлкәдә җитди анализ ясап, кимчелекләрне бетерү өстендә җиң сызганып эшлисе бар. 

– Авыл хуҗалыгында җитештерүне күтәрүдә шактый гына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Районда бу ярдәмне тойдылармы?

– Әйе, ярдәм шактый. Игенчелектә 102 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. Бер гектар чәчүлек җиренә 1400 сум күләмендә субсидия бирелде. Оригиналь һәм элита орлыклары алу өчен 4 млн сум ярдәм күрсәтелде. Нәселле терлек асрау, мелиорация эшләре, 60/40 программасы белән техника сатып алу өчен дистәләрчә һәм йөзләрчә миллион сумлык акчалата ярдәм алдык. 2016 елда район хуҗалыкларына барлыгы 650 млн сумнан артык дәүләт ярдәме белән күп төрле эшләр башкарылды. Болар агротармакта эшне алга җибәрү өчен яхшы стимул санала. Бу программаларның күбесе быел да хәрәкәттә. 

– Узган елгы һава шартлары игенчене хафага салса да, нигездә яхшы уңыш үстерелде. Быел ирешелгәннәрне кабатлап булырмы?

– Игенчеләребезнең фидакарь хезмәте белән югары уңыш җыеп алынды. Бөртекле культураларның гектарыннан – 32,4, бәрәңгедән – 207, яшелчәдән – 475, шикәр чөгендереннән 348 центнер уңыш чыкты. Игенчеләребез быелгы уңышка да яхшылап әзерләнәләр. Көз яңгырлы булып, чәчү соңгарак калса да, уҗым 13 мең гектарда көр тишелеп, кар астына әйбәт кереп калды. Тикшерү нәтиҗәләре уңай, уҗым үсемлегенең шикәре әйбәт, тармаклану буыны тиешле нормада.

Быелгы сабанда үзгәреш шул: орлыкны чәчү нормасы арттырыла, гектарга 5,5-6,5 млн данә салу билгеләнде. Бу агрочара, агрономнар раславынча, уңышны арттырырга ярдәм итәчәк. Икенче мәсьәлә җирләрне ашлауга кагыла. Чәчү мәйданының гектарына тәэсир итү көче 65 килограммнан ким булмаган минераль ашлама кертү бурычы куелды. Бүген инде «Кама Беконы» хуҗалыгы чәчүгә гектарына 75,3 килограмм тәэсир итү көче булган ашламаны кайтартып куйды. «Гигант», «Ирек» хуҗалыкларында бу күрсәткеч 52,3 һәм 80 килограмм. Ә менә «Камский» хуҗалыгында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә нибары 4,8-3,49 килограмм гына. Мондый ашлама белән югары уңышка өмет итеп булмый.

– Кыр эшләрен үз вакытында башкару техника паркына бәйле. Техника паркының торышы нинди хәлдә, Хәйдәр Габдуллович?

– Шуны әйтә алам. Техника паркы яңара. Узган ел гына 13 берәмлек яңа техника кайтты. Шул исәптән хуҗалыклар бөртекле культуралар урып-җыю өчен 6 комбайн сатып алды. Заманча чәчү комплекслары, урып-җыю техникасы арта бара. «Кама» агрофирмасы, «Кама Беконы», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар Европа илләре дәрәҗәсендә тәэмин ителделәр. Хуҗалыклар, Росагролизинг, Татагролизинг тәкъдимнәрен карап, авыл хуҗалыгы техникасын сайлап ала алалар. Язгы чәчү чорына кыр эшләрен үткәрү өчен республика ташламалы бәядән 2,7 мең тонна дизель ягулыгы белән ярдәм итә. 

– Кадрлар белән тәэмин ителеш ничек?

– Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм уңышлы башкарып чыгу кадрларга бәйле. Һәрбер хуҗалыкта механизаторларны барлап, алар белән агроукулар оештырырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә, гомумән, агротехника таләпләрен үзләштерергә кирәк. Җирне яратып эшкәрткәндә генә ул уңышын кызганмас!

 

 

""Якты юл" газетасы битлэреннэн
Хәмит Мөхәммәтшин.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International