ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2017 елның 1 нче кварталындагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекминистрлыгында терлекчелек тармагының 2017 елның 3 аендагыэшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Анда районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, республиканың түбән продуктивлы 50 хуҗалыгы һәм 4 эре инвесткомпания җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга Әлмәт, Тукай районнарында һәм Казанда булачак зона киңәшмәләре турында мәгълүмат җиткерде. Аларда терлекчелек буенча түбән күрсәткечләргә ия булган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре эз эшләренә йомгаклар ясаячаклар.

Аннары терлкчелектә нәсел эшенә йомгаклар белән “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады. Ул республика районнарында һәм хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр үрчетүнең торышы турында сөйләде.

Шуннан соң нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыкты. Ултерлекчелек тармагының 2017 елның 1 нче кварталындагы эшенә йомгаклар ясады. 1 апрельгә авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 748,4 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 248,9 мең баш. 299,6 мең тонна сөт җитештерлгән,(узган елның шушы чорына карата 104%), терлек ите һәм кош ите - 93,7 мең тонна (101%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 24,5 мең тонна (102%). 86,8 мең баш бозау туган (101%).

Министр урынбасары, терлекчелек тармагының үсеше узган елга караганда 5%ка артыграк булырга тиешлеген искәртеп узды. 1 кварталда сөт җитештерү буенча куелган бурычларны Әтнә, Кукмара, Зәй, Әлмәт, Аксубай, Нурлат, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Балтач, Яңа Чишмә, Биектау, Мамадыш һәм Түбән Кама районнары үти алды. Түбән күрсәткечләр түбәндәге районнарда: Кама Тамагы, Апас, Арчы, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Тукай һәм Чирмешән районнарында.

Терлекләр саны Чистай, Чирмешән, Тукай, Буа, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Арча,Кама Тамагы, Апас һәм Чүпрәле муниципаль районнарында кимегән.

Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларга күпкомпонентлы азык культуралары җитештерүгә һәм эре мөгезле терлекләрне маститтан саклауга, очлык авыруларын кисәтүгә игътибар итәргә кушты.

Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен чәчү вакытында терлекчелек мәсьәләләренә, эре мөгезле терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләренә битарафлык күрсәтмәскә өндәде.


 
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International