Үткән җомгада районда махсус комиссия эшләде.

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Үткән җомгада районда махсус комиссия эшләде. Ул районның сигез хуҗалыгында булып, авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя биргәндә, механизаторларның куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең үтәлешенә, махсус эш киеме, ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама белән тәэмин ителешенә аеруча игътибар бирделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе «Чаллы яшелчәсе +», Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант», «Кама-Бекон» хуҗалыкларында, «Биклән» җитештерү кооперативында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә, «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан өченче бүлекчәсендә булды.

Комиссия эшне «Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгыннан башлады. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов эшләрнең торышы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы машиналары кырга чыгарга әзер. Агрегатларга килгәндә, алар 30нчы язларын каршы алсалар да, өр-яңа кебек ялтырап торалар. Биредә техниканы карый беләләр, эшче кадрлар белән дә проблема юк. Кешегә әйбәт мөнәсәбәт булгач, хезмәт хакын вакытында түләгәч, «эшлим» дип кенә торалар.

– Язгы кыр эшләренә үзебезне 100 процентка әзер дия алам. Ягулык материалларын 900 тонна күләмендә алып куйдык, 2100 гектар чәчүлек мәйданына тулысынча җитәрлек минераль ашламаларыбыз да бар. Бер гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 52 килограмм минераль ашлама тупланды. Орлыкка килгәндә, чәчү өчен элиталы орлыклар гына әзерләдек. Үзегез күргәнчә, техника әзер. Техниканы ызанда сынатмаслык итеп әзерләү өчен егетләр нык тырышты. Яңаларын да алмыйча тормыйбыз. Икенче атнага өр-яңа СЗП-3,6 чәчкече, культивация агрегаты, кечкенә катнашазык заводы, салам ваклагыч кайтырга тиеш. Кыскасы, хуҗалыкта эшләп килүче терлекчелек, яшелчәлек, игенчелек тармакларының һәркайсысында күзгә күренерлек эш алып барыла, – диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

– Иң мөһиме: механизаторлар өчен имин эш шартлары булдыру. Һәр эшче инструктаж узарга тиеш. Кеше гомеренең бар нәрсәдән дә кыйммәт булуын онытмагыз, – дип искәрттеләр комиссия әгъзалары.

«Ярыш» хуҗалыгына килгәндә, биредә бар да тәртиптә. Кызуланмыйча, уйлап эш итәләр монда, бурычка батмыйча, үзләре эшләп тапкан акчага әкренләп техниканы да яңарталар, җайга салынган эшне дә дәвам иттерәләр. «Әкрен киткән, куян артыннан җиткән» дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар. 

Комиссия килгән мәлдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре өр-яңа гаять зур тырмалау агрегатын җыю белән мәшгуль иде. Биредә яңадан-яңа техника алуны кайгыртып кына торалар. Комиссия басу эшләрендә катнашасы техника һәм трактор паркының торышы, әзерлеге генә түгел, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, үсемлекчелеккә кагылышлы эш кәгазьләрен дә «энә күзеннән» үткәрде. Тел-теш тидерерлек түгел шул сәйдәшлеләргә.

– Авыл хезмәтчәннәре алдына язгы кыр эшләрен быел да кыска срокта башкарып чыгу бурычы куела. Тик сан артыннан куып, сыйфат турында онытырга ярамый. Барлык агротехник чараларны төгәл башкарган очракта гына мул уңыш алуга өметләнергә мөмкин, – дип басым ясадылар комиссия әгъзалары.

«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов быелгы язгы кыр эшләрен җиңеп чыгар өчен бар нәрсәнең җитәрлек булуын әйтте. Техникасы да төзекләндерелгән, чәчүлек орлык һәм минераль ашламаларны да җитәрлек күләмдә булдырганнар. Җитәкче сүзе нигезле булуын тикшерү комиссиясе дә раслады. «Гигант» хуҗалыгында җитәкченең үз эшчеләрен кайгыртуы, хезмәт хакын вакытында биреп, эш шартларын яхшыртуы хезмәт коллективының тотрыклылыгына китергән. Эшче кулларда кытлык булмау сәбәпле, биредә һәр эш вакытында, сыйфатлы башкарыла.

Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының өченче бүлекчәсенең паркына керү белән, комиссия әгъзаларының йөзендә канәгатьлек күрергә була иде. Шулай булмый ни, барлык техникалары әзерлек сызыгына куелган. Рәт-рәт куәтле чит ил тракторлары тора, шушы көннәрдә генә 6 млнга якын суммага алынган ике яңа агрегатларын да чыгарып куйганнар. Барлык документлары да тәртиптә, механизаторлары да бер дигән. Биредә дә эшкә карата җаваплы караш сизелә. 

– Сезне үрнәк итеп куярлык. Мактау сүзләреннән башка бер ни әйтә алмыйбыз. Егетләр, сез барыгыз да бик тырышкансыз, – диделәр республика комиссия әгъзалары беравыздан.

«Кама» агрофирмасы житәкчесе Рәшит Хәбетдинов, үз чиратында, бүлекчә җитәкчесе Назыйф Хөснетдиновны мактады. «Җитәкчеләре төпле булмаса, бер әйбернең дә рәте булмас иде. Бар эшнең башында Назыйф үзе тора», – диде ул.

Күрсәтелгән нәтиҗәләр, башкарылган эш сыйфаты нигезендә алдынгылар билгеләнде. Алар: «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан өченче бүлекчәсе һәм «Гигант» хуҗалыгы. Мөмкин булган 40 баллдан алар 40ны җыйдылар. Бер баллга гына «Чаллы яшелчәсе +» белән «Ярыш» хуҗалыгы калышты. Өченче урында – 37 балл белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

Тулаем алганда, язгы кыр эшләренә әзерлекне район җитәкчелеге уңай бәяләде. Һәр хуҗалык сыйфатлы, корылыкка чыдам орлык, ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек тәэмин ителгән. Кыскасы, райондагы һәр хуҗалыкта язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнгәннәр. Комиссия әгъзалары, уңай яклар белән бергә, эшләнеп бетмәгән кимчелекләрне, җитешсезлекләрне дә күрсәттеләр. Игенчеләр, аларны төзәтеп, басуга тулы әзерлек белән чыгарга әзер.

 

 

 


Эльвира Абдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International