Новотроицкое мәктәбе укучылары "Солнечный"ял паркын тәртипкә китерделәр ,ул "Чиста парк" акциясе кысаларында узды
Круглое Поле поселогында волонтерлар елына багышлап «Книгофест-2018» әдәби фестивале үтте.
Фестивальне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ачты. Ул, чарага килгән кунакларны сәламләп, районның мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән, китапханә эшенә тугры булган хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгыш барышында Калмаш, Калмия авыллары һәм Круглое Поле поселогы китапханә мөдирләренә рәхмәт хатларын да тапшырды.
Туйра авылында гомер итүче тыл ветераны Сәлихова Шәмгиҗихан Сәлих кызы 5сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тукай районындагы иҗтимагый ярдәмчесе – үзәк китапханәләр системасы директоры Ләйсән Илгизәр кызы Йосыпова атнаның һәр сишәмбесендә тукайлыларны кабул итә
4 сентябрькэнне, Тукай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Новотрицкое урта мәктәбе укучылары белән очрашты.
Бердәм урман утырту көне – 6 октябрьгә билгеләнгән.
Балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү буенча белешмәлек.
Әгәр ата-ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү эшчтәлегендә катнашмый һәм алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү булмаса, аларны карап тотуга (алиментлар) акчаларны Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 статьясы, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 статьясы нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.
«РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 4 августыннан 340 санлы Федераль закон гамәлгә керүгә бәйле рәвештә, индивидуаль торак төзелеше объектларына һәм бакча йортларына хокукларны дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм дәүләт теркәве тәртибе үзгәрде.
Хәзерге вакытта республика кадастрында санитар саклау зоналарының 307 чиге бар. Алар эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү максатлары өчен кулланыла торган су объектлары өчен билгеләнә. Аларда аерым режим гамәлдә, ул чыганакларны, шулай ук алар пычрактан урнашкан территорияләрне якларга тиеш.Санитар сак зонасы өч поястан тора