ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе

 

2014 елда Татарстан региональ башкарма хакимият органнары эшчәнлеге буенча бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләрен  агымдагы елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтендә үткән утырышта игълан иттеләр.

Хәрби-патриотик юнәлештәге бөтен комплексны үз эченә алган Гиндикуш” хәрби-патриотик  музее "Россия   патриотларын  үстерәбез!" дигән конкурста катнашты  . Аның директоры  Резида Равис кызы  Гарипова хәрби-патриотик  тәрбия бирүгәүзеннән зур элеш кеткәне өчен Мактау Грамотасы  белән бүләкләнде 

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
15 мая  көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Чаллы дусларын җыя" дигән   IX  халыкара яшь башкаручыларның фестиваль-конкурсы узды,Бу конкурста   Новотроицое авылы «Огонек»мәдәният йорты каршында эшләп килүче  «Новый Век» вокаль төркеме «Вокал" номинациясендә    III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  Төркем мондый чарада беренче генә тапкыр катнашса да унышлары зур,  әфәрин !
12 май көнне Әлмәт шәһәрендә инвалид балалар арасында узган 1нче  төбәкара  фестиваль- конкурста Новотроицкое авылыннан Мухаметсафин    Динар «Мин- Россия Гражданины »дигән җыр белән катнашты .  
Яр Чаллы  пенсионерлары,"Россия  пенсионерлар Союзы" активистлары    “Өченче яшь” республика спартакиадасында катнаштылар  Әлеге спорт бәйрәме Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Спортчылар йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат, ату буенча үзләрен сынады.Спартакиадада 41 районнан 500 кеше  призлы урыннар өчен көрәште. Яр Чаллылыларның уңышлары:
27 май көнне район буенча Эчке эшләр бүлеге бинасында халыкны ТР Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов кабул итә.
Алдан язылу өчен телефон: 37-96-62. 
23 май  көнне Түбән Суыксу авыл җирлегендә  Соңгы кыңгырау бәйрәмме узды. Бәйрәмгә чыгарылыш класс укучылары, аларның ата-аналары, район башлыгы  Васил Гариф улы Хаҗиев,  авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов  ,авыл җирлегенең кураторы   Лариса  Гайнетдинова  килгән иде. Алар Бәйрэм белэн чыгарылыш  сыйныф укучыларын     тәбрикләделәр,җылы эчтәлектәге котлау сүзләре җиткерделәр
Быел милли бәйрәм – Сабан туе район үзәгендә 6 июньдә, авыл җирлекләрендә 7 июньдә узачак. Сабантуй мәйданында очрашып, бергә-бергә күңел ачыйк, хөрмәтле якташлар!

Республиканың Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе  узачак.Ул  26 июльгә билгеләнде. Быел әлеге милли бәйрәм инде сигезенче тапкыр уздырыла.  

16 май кэнне Рига шэхрендэ каратэ wk буенча  X  дэнья чемпионаты узды. Анда Тукай районыннан    Эльвина Хабибуллина   кумитэ буенча чемпион, Руслан Чекушков  10-11 яшьлеклэр арасында  кумитэ  буенча чемпион хэм кэмеш  медальгэ лаек булды. Тренер Владимир Заикин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International