ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
21  майда Мәләкәс авылында праймериз узды.Бу мәйданчыкта 15кеше үзен кандидат итеп күрсәтте. Бер мандатлы округлар биредә 10, җирле депутат булып 10 кешенең  сайлану мөмкинлеге бар.
Россия гражданнарының киләчәк пенсияләрен дәүләттән финанслау программасы аша Тукай районында 2 мең кеше  катнаша. Алар 2014 ел 1,7млн.  сум взнос керткәннәр, бу сан  агымдагы елның мае аена  бу сан да 1,6 мил. сум тәэшкил итә .  
15 май көнне "балалар ышаныч телефоны"  кысаларында  Круглое Поле мәктәбендә   «Юность» мәдәният үзәге хезмәткәрләре  «Дети говорят телефону доверия «ДА!»дигән акция уздырдылар, анда 100 бала катнашты

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше –кешеләрне эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар бүлеп бирү. Бу проектның төп максаты ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлекләре чиклеләргә хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш. Конкурста 30 яшькәчә булган тукайлылар  катнаша ала. Катнашуга гаризалар һәм документлар 30  майга кадәр кабул ителә.
Бәтке авыл китапханәсендә  1 һәм 7 класс укучылары өчен  сугыш чоры балалары,хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган Лысанова Мария Михайловна һәм Давыдова Таисия Матвеевна белән очрау узды.
19 мая 2015 года Казан шәһәренең   Яңа-Савин районының № 7 гимназиясендә «Умники и умницы»   II Республика  уенының  финал ярышлары узды. Бу уенны  Юрия Вяземский алып барды.Чарада  Бәтке  мәктәбенең 10 класс укучысы    Кузьмина Кристина (укытучысы Будкин Александр Николаевич)  теоретик булды һәм орден алды.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе

 Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү белән бергә «икенче икмәк» утырту белән мәшгульләр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында «невский», «гала» сортлы бәрәңгене 63 гектарда утырту эше бара.

Яр Чаллы шәһәрендә Пенсия фонды инде 7 ел буе ана-капиталы  бирүне "Энергетик" мәдәният йортында башкара. Бүгендә бу тантанада 88 гаилә- ана-капиталы сертификатына ия булдылар
Пенсия бүлеге "Иң яхшы страхователь" дигән конкурска нәтиҗә ясады

Бөек    Җиңүнең 70  билгеләп үтү кысаларында Республиканың бер төркем  сугыш ветераннары  Мәскәү  шәһәренә   теплоходта Идел буйлап 10 көннек круизга  китте.Безнең районнан бу чарада Бикләннән хезмәт ветераны,  сугыш  ветеранының тормыш  иптәше  Мингазетдинова Сәкинә   катнаш. Хәерле сәфәр аңа!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International