ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда шушы көнгә багышланган, “Туган ягым” дип аталган фәнни-гамәли семинар үтте. Анда эшче төркемне җитәкләгән “Гиндукуш” музее директоры Резидә Гарипова да катнашты. 
Гаилә көне уңаеннан Бәтке авыл китапханәсендә Мишагиннар гаиләсе белән очрашу узды. Очрашуда Мария Михайловна һәм Геннадий Иванович гаилә тормышы белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук бу көнне "Мин һәм минем гаиләм" дигән  күргәзмә дә оештырылган иде.
Иштеряк авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре"Балалар  Җиңү турында рәсем ясый!"дигән  Бөтенроссия балалар иҗат   конкурсының    1 нче турын уздырдылар һәм   Закирова Залия белән Хадеева Дилярәләрнең эшләрен  2нче турга юллаганнар иде , балаларның эшләре югары бәяләнде . Алар   һәм аларның җитәкчеләре Россия Дәүләт  балалар китапханәсенең сертификаты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

17 май көнне Чаллы шәһәрендә “Бал кортын сакла – планетаны саклыйк” дип аталган халыкара рәсем бәйгесенең  җирле этабына йомгак ясалды.  Иске Ерыклы авылының “Бал кортлары” иҗат коллективыннан кызлар-малайлар бу чарада актив катнашып, 1,2,3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. “Дуслык” үзәгеннән катнашкан 3 балаларның эшләре киләсе этап үтәчәк Германиягә җибәреләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә керткән ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы депутаты, «СМП – Нефтегаз» җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка – Татарстан Республикасы Президенты, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе М. Сафин һәм «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Р. Шәйхаттаровка – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Комсомол авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Усмановага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан һәм чит илләрдән килгән 500 гә якын милләттәшебез катнашты. Чара Мөхлисә Бубыйның “И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз ­– туган телне саклау”дигән  шигаре астында узды.

Әлеге чарада Тукай районыннан 7 хатын-кыз катнашты: Боерганнан Флүзә Сәлимова, Гөлфия Әгъләмова, Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗетова, Иштирәктән Венера Закирова, Илһамия Идрисова , Бөтендөнья Татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева, “Ак калфак” җәмгыятенең Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Гарипова катнашты.

“Якты юл “ газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Резидә Гариповага  рәхмәт хаты тапшырылды. 

15-17 май көннәрендә мәркәзебез Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырылды.  Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының Тукай муниципаль районы  «Ак калфак»   җирле иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесеРезида Равис кызыһәм “Ак калфак”ның әгъзасы “Якты юл ” газетасы   редакторы  Инзиля Маннур кызы  катнашты.

Форумның төп максатлары: тел сакланышы һәм җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре. Шушы мәсьәләләрне ачыктан-ачык хәл итү, уртага салып сөйләшү һәм киләчәккә бурычлар билгеләү – форумның төп максаты.

Тукай районында праймеризлар үтә. Бу чарада инде 14 авыл җирлегендә катнашты.   Бүген19 май көнне Иске Абдул, Сәмәкәй, Кенәз, Шилнебаш авыл җирлекләрендә шундый ук очрашулар үтәчәк
Круглое Поле поселогында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте. Әлеге сөенечле вакыйга урынына поселокта яшәүче яше-карты килде. Чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, районның башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, районның баш табибы Галим Сабирҗанов, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко һәм башкалар катнашты

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
 Гаилә көне уңаеннан Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә  ЗАГС һәм  опека  бүлеге катнашында  берлектш "Түгәрәк өстәл" уздырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International