ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
Бәтке  авыл җирлегендә авыл җирлеге башлыгы  Максим Ионычев катнашында ветераннарга  истәлекле бүләкләр тапшыру булып узды. 
 
Үткән атнада Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены үтте. Әлеге чарада районыбыз фермеры Минталип Миңнеханов та катнашты. Җыенда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләрне борчыган һәртөрле мәсьәләләр күтәрелде, аларның мәнфәгатен тулырак яктырту турында сүз барды
 Иске Абдул җирлегендә  юбилей медалләре тапшыру тантанасы узды. Өлкәннәрне районнан хакимият аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова,   авыл җирлеге башлыгы Резида Сафина  котладылар.

  Кнәз урта мәктәбе укучылары  каникул барышында «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булды. Экскурсовод  Елена Пучинина балаларны Әфган, Чечня, Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның фотосурәтләре , музей экспонатлары   белән таныштырды 

1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак. Федераль ташламага ия булган гражданнарга – ветераннарга, инвалидларга, радиация алучыларга, Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына һ. б. бер тапкыр бирелә торган айлык түләүләр 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнәчәк. 


 Кече Шилнә   авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасында район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев катнашты, җылы эчтәлектәге котлау сүзләре  җиткерде,исәнлек,тыныч көннәр,  матур картлык теләде.    Тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котладылар,медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар .

Әлеге чарада катнашучы ветераннар өчен мәктәп укучылары иҗади бүләк әзерләгән иде.

 


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәләкәс авыл  җирлеге  авыл җирлеге башлыгы М.В. Мифодеев ветераннарның өйләренә барып медальләр, ашамлык җыелмасы тутырылган пакетлар ,истәлекле бүләкләр тапшырды.
25.03.2015 көнне  Круглое Поле авыл жирлеге башлыгы Э.Р. Низамиева  Бөек Ватан сугыш,тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч- пакетлар өләште.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп,алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.
25.03.2015 көнне  Борды  авыл жирлеге башлыгы Роза Николаевна Абдельманова   Бөек Ватан сугыш,тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч- пакетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International