ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Княз мәктәбендә укучыларның "Безнең  вернисаж" дип аталган иҗат күргәзмәсе оештырылды
Районның җыелма командасы   Данис Зарипов призына узган  хоккей турнирының финал ярышларында  катнашты, уңышлы гына чыгыш ясады (Дюм-Дюм авылы)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район сәнгать мәктәбе укучылары һәм  җитәкчеләре  Круглое Поле поселогында яшәүче Ватан сугышы ветераны  Фәрхетдинов  Тавис  Харас улы һәм тыл ветераны   Миннеханов  Әхтәмҗан  Гөмәрхан улы янында булдылар  

 

"1941-1945 еллар, Бөек Ватан  сугышыны   тарих битләре" дигән  интеллектуаль- патриотик  уенның мкуст ярышларында җиңгән командалар- Комсомол, Мәләкәс, Кече Шилнә, Теләнче- Тамак мәктәпләре)20 февраль көнне район турында катнашачаклар  
Новый поселогында кышкы полиатлон  буенча район беренчелегенә ярышлар узды.18 мәктәптән 70 кыз һәм егет катнашты. Нәтиҗәләр:

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Районда әфган сугышы корбаннары искә алынды

14 февральдә Княз авыл җирлегендә  совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан митинг үтте.  

15 февральдә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды

13 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең "Бердәм Россия" партиясенең  кабул итү бүлмәсендә  Тукай районының  сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән 6 укучысын Шуралева Елена Леонидовна(руководитель местного отдедения партии) кабул итте.  Ул  балаларның хәлләрен сорашты,Яр Чаллы шәһәре Советы   депутаты Галеев Әсхәт Фәрхат улы исеменнән аларга истәлекле бүләкләр тапшырды(кесә телефонннары, планшетлар, өстәл уеннары, картиналар )Укучылар, аларның ата-аналар бу бүләкләр өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.
 13 февраль көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә "Татарстан"  авыл китапханәсе белән берлектә М.Җәлилнең 109 еллыгына багышланган "Җырым белән җиңдем дошманны"" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.  

 14 февраль көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә   социаль педагоглар Абрамова О.Н.һәм  Баева С.Ф.  "Әфганстан-хәтер ярасы"-патриотик дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International