ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
28 январь  көнне    КФУ филиалында  ( Яр Чаллы шәһәрендә ) инглиз теленнән төбәкара   олимпиада узды.Анда  Биклән мәктәбенең  интернет-тур олимпиада призеры Токарева Е.Н. катнашты. 
Математика атналыгы кысаларында Княз мәктәбенең 6 б класс укучылары  беренче хатын-кыз- профессор ,математик, шулай  ук Петербург академиясенең беренче хатын-кыз  член-корреспонденты  С.В. Ковалевская истәлегенә багышлап   спекталь куйдылар .Спектакль аның 165 яшен  билгеләп үтүгә багышланган иде 
28 гыйнвар көнне  Мусабай Завод  мәктәбендә   зона семинары булып узды. Ул Бердәм дәүләт имтиханнарына, йомгаклау аттестациясенә әзерлек ,дигән тема астында узды.   
Шилнебаш авыл китапханә мөдире  укучыларга "Татарстан  тыюлыклары" дигән чарада слайдлар күрсәтте,бу чара парк һәм скверлар Елына багышлап уздырылды, анда 4-6 класс укучылары катнашты. 
Мәләкәс мәктәбе укучылары  авыл китапханәсенә килделәр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган күргәзмә белән таныштылар.Тыл ветераны Трофимова Евдокия   әбидә кунакта булдылар 

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

23 гыйнвар көнне утырышлар залында   район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән Җиңү бәйрәменең 70 еллын үткәрүгә  багышланган  семинар узды.   Балалар  арасында патриотик тәрбиягә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча фикер алышынды, эш планнары каралды. 

 24 гыйнвар көнне Яңа поселогының хоккей кортында Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы кубогына яшүсмерләр арасында хоккей уеннары турниры үтте.  Ярышларда 7 команда катнашты. 
27 гыйнва көнне Боерган мәктәбендә физика һәм информатика укытучыларының район семинары узды Анда   мастер-класслар узды. 
27 гыйнвар көнне Калмия  мәктәбендә   зона семинары булып узды. Семинарда    укучылар арасында йомгаклау аттестацияләре буенча эшне җанландырырга дигән  карар кабул иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International