ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 1 гыйнварыннан айлык акча түләүләрен һәм аерым категория гражданнарга башка төр түләүләргә Татарстан Республикасында индексация коэффиценты 1,05 күләмендә билгеләнде.

 

Моңа кадәр вуз тәмамлаучылар турындагы мәгълүмат халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләреннән килә иде: кеше хезмәт биржасында теркәлгән булса, ул эш эзли, юк икән, димәк, аның эш урыны бар. Хәзер исә статистик мәгълүмат Пенсия фондыннан алыначак: эш бирүче взнослар күчерә икән, димәк, чыгарылыш курс студенты югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашкан.  
  2015 елда Бердәм Дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча  Яр Чаллы шәһәрендә төбәкара районнар белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшчәнлегендә  безнең районнар   район мәгариф бүлеге идәрәсе башлыгы Р.Р. Исаев,  аның урынбасары В.М. Шакирова,   районда БДИ кабул итү буенча җапаплы кеше Г.Я. Мингалиев катнаштылар  
Хезмәт сагы кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен агымдагы елның 1 январьеннән үзгәрешләр

  Казаклар  авылы клубында  китапханә белән берлектә  “ Ак кар ява , бәхет ява шатлык ява.” дигән яңа ел кичәсе үткәрелде. Бәйрәм уеннар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан  лоторея уены уйнатылды.

2014 елның 1 декабрьеннән   агымдагы 2015  елның 8 маена чаклы «Беркем дә , бер кайчан да онытылмый” дигән конкурс игълан ителә. Конкурс  Бөек Җиңүнең 70 елллыгына багышлап үтә торган «Гринландия-2015»  авторлык җыр фестивале кысалаларында үтәчәк

 

3 гыйнвар көнне Комсомол авылы китапханәсендә  китапханәче балалар белән"Юл кагыйдәрен беләсеңме?" дигән  дәрес уздырды . Чара урамнарда урнаштырылган  юл билгелре янында узды
                            Калмаш  авыл китапханәсе мөдире  "Ләйсән" балалар бакчасында "Юл әлифбасы" дип  исемләнгән тематик сәгать үткәр де. Бу чара  бакчаның юл кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсендә уздырылды.                        

Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 70 елга аяк басуыбызның беренче көннәрендә, ягъни 4-январьда Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова Яңа Байлар авылы сугыш ветераны Сабиров Мәхмүтҗан янында булып, аның хәлен белеп -яңа газета-журналлар белән таныштырып кайтты.

 

Шилнебаш  авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева "Тополек" балалар бакчасында әкиятче Якоб Гриммның  тууына 320 ел булу уңаеннан балаларны "Җиде карга" әкияте блән таныштырды   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International