ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
 "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар олыларга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм аның аша төрле хезмәтләр өчен түләргә ярдәм иткән өчен Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы  Чернов  Георгийга   IPad/ноутбук тапшырылды  

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы  Локманова Ф.З.  район мәктәпләре: Мәләкәс, Биклән,Круглое Поледа  ата-аналар җыелышында катнашты  


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
21 нче декабрь көнне "Татнефть -  Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган  Яңа ел елкасында  Тукай районыннан 23 укучы бар иде 
 Бәтке мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы"Балаларны юл  һәлакәтләреннщн    ничек сакларга  , балалар сәламәтлеге" дигән тема астынды узды. Җыелыш эшчәнлегендә күп санлы  ата-аналар ,район прокуроры урынбасары Яхин Р. Х., ЮХИДИ идәрәсе башлыгы Ганиев  Ш.М.,авыл җирлеге башлыгы Ионычев М. А.,  шәфкать  туташы  Кузнецова О.К. катнашты 
Бәтке китапханәсендә Туган ягыбызның тарихи-мәдәни урыннары һәм чаралары белән танышу максатыннан беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» тапшыру булып узган иде.  Э бүгенге чарада  Мартынова Галина апалары алрга Казан турында мультимединый  презентация күрсәтте
Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә йомгаклау сочинениясе һәм иншасы материалларын эшкәртү тәмамланды. 3 декабрь көнне республикада барлыгы 17 мең 893 чыгарылыш сыйныф укучысы сочинение, 406 укучы инша язды. Сочинение буенча 163 укучы, инша нәтиҗәләре буенча 6 укучы “незачет” алган.
 
2014 елның 23 декабрендә Казанда “IТ-чемпион” Республикакүләм конкурсының II этабы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узачак 
 Топ-10 иң актив мәктәп укучысы исемлегенә Яшел Үзән, Тукай, Буа, Лениногорск, Теләче, Кайбыч районнары һәм Казан шәһәрендә яшәүче егет-кызлар керде. Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
Түбән Суык-Су мәктәбе укучылары "Гиндукуш" музеенда экскурсиядә булдылар 

17 нче декабрьдә районда татар әдәбиятыннан олимпида узды . 13 мәктәптән барлыгы 32 укучы көч сынашты. 11 сыйныфтан Ләйсән Вәлиева җиңүче, 10 сыйныфтан Диана Мусина, 9 сыйныфтан Элмира Салихова, 7 сыйныфтан Данияр Авзалов призер булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучылары Нәзилә Фәннүровнаны зур уңышлары белән тәбрик итәбез. 

Иштирэк мәктәбенең  кар сыннары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International