ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
4 -12 декабрьгә чаклы   Мәләкәс урта мәктәбендә классларда "Код сәгате" темасына дәресләр уза башлады. Әлеге акция Халыкара Информатика фәнен  өйрәнү атналыгы кысаларында уза. . .    
Коррупциягә каршы атналык кысаларында Биклян мәктәбендә очрашу узды. "Үзеңнән башла!" дигән тема багышланган иде . Бу очрашуда  район башлыгының  коррупциягә каршы тору буенча  ярдәмчесе  Гатиятуллин Робис Лотфула улы,   прокурор урынбасары Хайруллин Марат Гөмәр улы катнашты. 
Коррупциягә каршы атналык кысаларында район яшьләре белән  Түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.Ул "Үзеңнән башла!" дигән тема багышланган иде . Бу очрашуда  район башлыгының  коррупциягә каршы тору буенча  ярдәмчесе  Гатиятуллин Робис Лотфула улы, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы  Гараев Ильнур Рәкип улы, прокурор урынбасары   Малых Ольга Владимировна катнашты. 

 

 Биклән мәктәбендә Хоккей  корты уйнау  сезоныны әзер ! УКучылар.әти-әниләр  Сахбеев  М.Ш., Сафин  Н.Х.,  рәхмәтләрен җиткерәләр 
  "Туган телем - шагыйрь теле" II республика фәнни-эзләнү конференциясе узды. Княз мәктәбеннән 9 нчы класс укучысы Марсалова Виктория  (җитәкчесе Фарахова Р.Я.) 3 дәрәҗә  диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә 3 декабрь көнне төрле социаль  категориядә булган гаилә балалары белән Билгесез солдат  көнен билгеләп үттеләр.Алар турында күп белешмә алдылар, буклетлар тараттылар, авыл җилегендәге һәйкәлгә   чәчәкләр салдылар,"Чиста һәйкәл" операциясе уздырдылар.

           


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

  Балалар сәнгать мәктәбенең Мусабай Завод филиалында шөгелләнүче  курайчылар  ансамлье "Многозвучный Татарстан"   бәйгесендә  III дәрәҗә лауреат исемен яулады. Җитәкчеләре Рафик  Сабир улын һәм Хөсаинов Айдар, Шакирҗанов Айнур, Хәкимова Милена һәм   Хәкимова Миләүшәләрне җиңүләре белән тәбрик итәбез 

Кече Шилнә мәктәбендә  Боерган Калмия, Кече Шилнә авылы   сугышчы-интернационалистларына   юбилей медальләре тапшырылды. Медаллләрне район башлыгы урынбасары Әхмәова Люция һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссары Рәис Юнысов  тапшырды. Кичәдә авыл җирлекләре башлыклары,мәктәп укчылары катнашты. Кичәне китапханә мөдире Крапивина Илсояр Гусаметдиновна алып барды. 
Бәтке китапханәсе мәктәп белән бергә «Балаларга елмаю» дигән акция игълан итте
5 декабрь волонтёрлар көне уңаеннан Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International