ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 
 21 нче ноябрь көнне Теләнче-Тамак урта мәктәбе базасында Россиякүләм фәнни-практик конференциясе үтте. Анда безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты.  
 Районда  бер ай дәвам иткән "Наркотикларсыз тормыш" акциясе дә тәмамланып килә. Һәр мәктәптә ,һәр класста шул темага багышланган класс сәгатьләре, әңгәмәләр, фильмнар карау кебек чаралар булып узды.
  «Наркотикларсыз яшәү айлыгы кысаларында  район мәктәпләрендә " Наркоманиягә карәы профилактик чараларга багышланган Иң яхшы класс почмакларына" бәйге узды. »  Бәйгедә 12 мәктәп катнашты. 
2014елның 1 декабендә "Бердәм Россия" сәяси  партиясенең  җирле ешмасы халыкны  бердәм кабул  итү көне ештыра.   Бердәм кабул итү  Яр Чаллы шәһәре,Есенин урамы1нче йортта(социаль яклау идәрәсе бинасында) үтә. 70-37-82 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин 
Шагыйрә, ТР Журналистлар союзы әгъзасы – Рәзинә Сәетгәрәева Эльвира Камалова кулыннан «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен кабул итеп алды. 
Биклән мәдәният йортында оешкан халык театры режиссеры Илдус Абдуллин «ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды
Дүшәмбе көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда үтә дә матур мәдәни чара үтте. «Йөрәкләрдән агылган җыр» дип исемләнгән концерт мәдәният елына йомгак буларак, гала-концерт рәвешендә узды. Бу кичне ул үзенә районның барлык үзешчән артистларын гына түгел, Казан кунакларын да җыеп, район һәм шәһәр халкына менә дигән тамаша күрсәтте.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елда Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне билгеле булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын 2015 елның 13 сентябрендә сайлаячакбыз дип белдерде.
Россия Дәүләт думасы  эш хакының  үсешен кабул итте. Ул 411 сумны тәшкил итәчәке .2014 елда МРОТ  5,554 сум булса ,2015 елда  5,965 сум булачак  
Авыллардагы зиратларны төзекләндерү буенча узган елның көзендә районда өч еллык программа кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында зиратларда шактый эш башкарылды, территорияләр чүптән чистартылды, карт һәм юан агачлардан арындырылды, яңа коймалар тотылды,   изге урында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искәрткән планшетлар куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International