ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга быел февраль аенда 25 ел тулган иде. Күптән түгел Яр Чаллының Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариатына әлеге дата уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре кайтты. Әфган җирендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан райондашларга әлеге истәлекле бүләкләрне шушы көннәрдә тапшыра башлаячаклар.
Калмаш авылы китапханәсендә Сара апа Садыйкова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Чараны китапханә мөдире Гөлсимә Салихова оештырды һәм истә калырлык итеп алып барды.
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул  14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә 206нчы кабинетта уза. Сорауларга социаль яклау идарәсе, мәгариф, опека һәм попечительлек, ЗАГС, юридик бүлекләр белгечләре, нотариус, адвокат, прокуратура, район буенча Эчке эшләр бүлеге, теркәү палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
20 ноябрьдә, сәгать унда, район советы ветераннарының һәм инвалидлар оешмасының пленумы узачак. Анда 2014 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Г. Гиниятуллина хисап тотачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү барышы турында сөйләшәчәкләр.
 Биклән мәктәбендә класс сәгатен авыл  фельдшеры  Харисова Рамиля Рашитовна үткәрде. Ул "наркотиксыз  яшәү" дигән тема астында узды. 
Боерган мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының семинары узды. 
14нче ноябрь көнне Тукай районы беренчелегенә 2000нче елда туган һәм алардан кечерәк яшьтә булган кызлар арасында мини-футбол ярышы булды. Теләнче Тамак кызлар командасы район күләмендә икенче урын яулады. Афарин, кызлар!
 Новый поселогы мәктәбендә  Парламент укулары  Башкарма комитет  Җитәкчесе Асылгәрәев Вәсим вәсим улы     катнашында узды. 
19 нчы ноябрь көнне "Парламент сәгате" үткәрелде. Дәрестә  авыл җирлеге башлыгы, депутат  Сайфетдинов Н. М.  катнашты. Дәрес"Кануннан кайда туа" дип аталды.  Тарих укытучысы  ДЛатыпова Гөлүсә  укучылар алдында кызыклы әңгәмәләр үткәределәр. 
Новотрицкое мәктәбендә  "Спорт – альтернатива пагубным привычкам»акциясенә зур әзерлек бара,алар флешмоб үткәрергә җыеналар .Анда укытучылар ,укучылар,ата-аналар катнашачак. Бу класстан тыш чара  барысында бергә берләштерә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International