ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Район  Эчке эшләр бүлеге тарафыннан наркоманиягә каршы торуга юнәлдерелгән  комплекслы профилактик операция үткәрә.Шул максатттан  Княз мәктәбендә  Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Хамматов Ильнур белән очрашу узды.
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылды
20 сентябрьдә,  Круглое Поле поселогы җирлегендә «Татарстан Кроссы – 2014» массакүләм спорт чарасы үткәрелде. Катнашучылар:I-IV сыйныф укучылары – 500, V-VIII һәм IX-XI сыйныф укучылары 1000 метрга йөгерде , ә хатын-кызлар, ир-атлар 2014 метрлы дистанция уздылар . Ярышларда катнашучылар һәм җиңүчеләр медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде
Педагог-оештыручы Алена Мохото җитәкчелегегендә бер төркем укучылар Биектау районы Крутушка поселогында «Доброградъ – Туган як» исемле республикакүләм палаткалы лагерендә булып кайттылар 
 
22 сентябрьдә Җир шарында автомобильсез йөрү көне үткәрелә.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Урманчылар урамында бәйрәм


Якшәмбе көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел бу көнне Татарстан урман хуҗалыгы оешуның 84 еллыгы да билгеләп үтелә.

Дива́н (гарәп.-фарсы. دڍﻭاﻦ  - канцелярия, идарәханә), урта гасырлар мөселман илләрендә, шул исәптән Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында дәүләт вәзирлеге идарәсе, хан карамагындагы дәүләт киңәшмәсе. Аңа 4 карачы бәк керә, берсе бәкләр бәге дәрәҗәсендә була. Диван рәсми документлар әзерләү, халык санын исәпкә алу, салым түләү барышын күзәтү һ.б. вазифаларны башкарган. Бу эшләрне битикчеләр - язу эшләрен башкаручылар, сәркәтипләр алып барган.
  1.  "Ромашка" балалар бакчасының хәзерлек  төркеменә йөрүче нәниләр  быел гына 1 сыйныфка кергән дусларының хәлләрен белешергә мәктәпкә  керделәр ,алар бер-берсен бик сагынышканнар
Ата-аналар өчен гадәти булмаган җыелыш үтте. Тәрбияче Сахапова Гөлнара Салих кызы ата-аналар өчен тестлар әзерләп, аларга сабыйлыкка кайтып килү мөмкинлеге тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International