Зеленодольск шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9нчы гимназиясендә, укучылар арасыда"Живая классика" дигән III Бөтенроссия конкурсы уздырылды. Безнең районнан да бер төркем укучылар Бәткедән Ширшова Полина ( укытучысы – Аглямзянова Р.Р.), Мусабай-Заводтан Нуртдинов Дамир ( укытучысы– Марсалова Г.М.), Княз мәктәбеннән Загрутдинова Лейсан укытучысы – Махмутова А.А.). катнашты . Укучылар бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломантлар булдылар.
28 апрель көнне Калмия мәктәбендә район куләмендә "Техника . Балалар. Иҗат" дигән күргәзмә узды. Барлык килгән кунаклар 400 төрле-төрле кул эшләрен күрсәттеләр. Бу зур күргәзмә балаларның осталыкларын, фантазиясен күрсәтте. Алда да балаларга, укытучыларына зур уңышлар телибез