2014 елның 11 мартында балигъ булмаганнар һэм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең утырышы булды.Комиссиягә килгән административ хокук бозуга төзелгән 11 беркетмәләр каралды,Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр торышы турында алынган мәгълүмат буенча фикер алышулар булды.
Барлык мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.
Новый поселогы мәдәният йортында «Тормыш яме артып китэ, гузэл затларыбыз елмайса» дигән зур концерт булды,анда авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары катнашты.