ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Троицк ата – аналар шимбәсе - чиркәүдә кайчандыр җирдә яшәгән барлык православие христианнары өчен аерым дога кыла торган көн. Ата-аналар шимбәсе алдыннан, ягъни 19июнь  көнне Кнәз авылының Николай Чудотворц  православие чиркәүләрендә бөек җеназа гыйбадәте үтте

19 июнь көнне Кнәз  авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре   «Звездный дождь» мәктәп яны лагере балалары өчен"Рус каенкае" бәйрәме үткәрделәр. 

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә «Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалауның федераль проектын (алга таба - «Плюс один» проекты) гамәлгә ашыру эше оештырылды.

Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә "#ЖильёМолодымРТ " тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Кисәтү !!!

2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә


18
июнь, 2021 ел
җомга

Тукай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фонды башкарма директоры «Сабантуй -2021»милли бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән барлык катнашучыларга һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерә.

«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»дип аталган сораштыруда  катнашырга чакырабыз.

Кисәтү
2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Тукай районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

 Белешмә өчен: Тукай районында 3000 кеше федераль ташламалардан файдалана һәм социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы.

 2021 елның 16-17 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).

Начар метеорологик күренешләр.

2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метр

- төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International