ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

26 сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Бишенче  ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага тукайлылар да кушылды.

 

«Казан» Агросәнәгать паркында 2020 елның 26 сентябрендә ел саен үткәрелә торган республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды.  

Кече Шилнә авыл җирлеге , Олы Шилнә авылында, Манхэтен микрорайонында, Виноград һәм Өмет урамнарында, гражданнарның үзара салым программасы буенча ремонт эшләре тәмамланып килә.  

Безнең тормышыбызда яшел утыртмаларның роле бәяләп бетергесез. Алар кешенең тормыш эшчәнлегенә йогынты ясый гына түгел, экологик куркынычсызлыкның гаранты да булып тора.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

26 сентябрьдә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Анда теләге булган һәр кеше  татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

Диктантта ничек катнашырга? Инфографикабызда сөйлибез.

26 сентябрьдә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Анда теләге булган һәр кеше  татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

Диктантта ничек катнашырга? Инфографикабызда сөйлибез

Татарстанда эшче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» VIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү 25-нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Фестивальдә катнашырга 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.

«Балкыш» ветераннары арасында VI Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары гала-концерты  2020 елның 5 октябрендә 12.00 сәгатьтә    Казан шәһәрендә Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" VI Республика фестивале лауреатларының 2 нче Гала-концерты узачак,    өлкәннәр ункөнлегенә багышланган  чара шулай ук Татарстан Республикасының рәсми  «Контактта» (h tps://vk com/nashtata,-stan) битендә «онлайн-трансляция» форматында трансляцияләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 26 декабрендәге 3598-р күрсәтмәсе белән расланган 2021 елга кадәр чорга Татарстан Республикасында мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру буенча чаралар планының 17 пункты нигезендә Сезгә 24.09.2020 елга торышы буенча мәгълүмат җибәрә

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән -1гә кадәр салкыннар көтелә.

.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International