ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан сертификатлар тапшырды

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Сабирҗанов Галим Габбас улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы пандемиянең башлангыч этабында кертелде, бу ил гражданнарының тормышын һәм сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирде 

2020 елның 10 июлендә Княз авыл мәдәният йортының «Айбагыр» керәшен фольклор ансамблендә катнашучылар "Питрау - 2020"керәшеннәр бәйрәменә багышланган "Күнел" радиосының онлайн - туры эфирында актив катнаштылар.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавирус йогышының таралуына юл куймас өчен гамәлдә булган кайбер чикләүләрне бетергәч, күпчелек оешмалар һәм предприятиеләр үз эшчәнлеген башлады. Шул ук вакытта эш барышында оешмаларда эшләүче 19 COVID зарарлану очраклары бар, бу контроль - күзәтчелек органнары тарафыннан зур игътибар уята. Кызганычка каршы, Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, предприятиеләрдә авыручылар саны арта. Узган атнада 16 яңа хезмәт коллективында 32 коронавирус очрагы теркәлгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Шуңа бәйле рәвештә предприятиеләр COVID-19 профилактикасы буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив актларын катгый үтәү белән эшләргә тиеш.

«Гигант» хуҗалыгының мөгезле эре терлекләре май башыннан җәйге лагерьда. 2150 баш терлекнең 660ы савым сыерлар. Җәйгелектә болай табигатькә күченеп яшәүне хуҗалыкта кулай күрәләр. Беренчедән, лагерьлар капиталь җиһазландырылган, суыткыч җиһазлар куелган, су скважиналары, терлекчеләр өчен бүлмәләр бар. Белгечләр җәен ачык һавада булу малларның сәламәтлеге өчен файдалы дип исәпли. Көн дәвамында көтүлеккә дә чыгып керәләр. Лагерьга күчү эшне оештырырга да уңай – маллар булмаганда торакларны да кышкылыкка тиешенчә карап-әзерләп кую җайлы. 
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/st-mullygy-zebezdn-tora

Тукай муниципаль районы буенча кыр эшләре 2020 елның 13 июленә 16 200 тонна печән , 51 300 тонна сенаж, 55 тонна яфрак азык, 10 тонна силос әзерләнгән.

 

Район авыл хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча оператив белешмә

Алар курьер хезмәте эше белән бәйле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International