ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, эпидемия чоры дип тормый, илнең азык-төлек иминлеге өчен көрәш алып бара. Чөнки язның бер көнен дә бушка уздырырга ярамый. Бүген басулар техника авазыннан гөрләп тора, язгы кыр эшләре кызганнан-кыза. Хуҗалыкларда көзге культураларны ашлау, шулай ук күпьеллык үләннәрне ашлау, аларны тырмалау эше тулысынча төгәлләнде. Хәзер аграрийлар бар көчләрен көздән чәчелгән культураларны тырмалауга һәм чәчү өчен туфрак әзерләүгә юнәлтте. 

Татарстан авыл китапханәсе .Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «А между строчек синий платочек...»  дигэн  чарага кушылды 

Жину бэйрэменә  багышлап Татарстан авыл китапханәсе хезмәткәрләре " Мин хәтерлим! Мин горурланам»дигән открытка ясарга тэкъдим итәләр

Шәхси эшмәкәр Назил Ахияр улы Ситдыйков   «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат  белән бүләкләнде Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый.

11,8 мең гектарда уҗым культураларын тукландыру һәм 10,7 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде(99%). 7,2 мең га мәйданда көздән чәчелгән культураларны тырмалау ясалган .Көн саен басуларда 89 трактор эшли. 

Беренче планнар-схемалар  dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Яңартылган сайт халыкка кире элемтә калдыру һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә.

Хәзер сайтта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары бастырылган. Җомга көнне, 10 апрельдә, программа порталында республиканың барлык муниципаль районнары ишегаллары территорияләренең барлык 341 проекты барлыкка киләчәк. 


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Тукайлылар! Районның мәдәният һәм  архив бүлеге  берлектә, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында "Тарихны торгызырга ярдәм ит" рубрикасын башлап җибәрә.

  Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "skype" программасын кулланып, видеоэлемтә ярдәмендә онлайн-консультацияләү көннән-көн популярлаша бара. Ул форматта хәтта рәсем ясарга да өйрәнергә була. Мастер-классның максаты: гаилә әгъзаларын эмоциональ якынайту, гаилә кыйммәтләрен үзләштерү.

«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы - 8-10 сыйныф укучылары өчен белем бирү, үсеш һәм коммуникацияләр өчен онлайн-платформа. Конкурс 28 мартта старт алды һәм 2020 елның октябренә кадәр узачак. Катнашучыларны теркәү Зур тәнәфес сайтында онлайн рәвешендә 23 июньгә кадәр.уза.

Конкурсның төп максаты-һәр яшүсмергә үз уникаль сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирү. Сайлап алуның төп критерие-өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге дөньяда мәктәп укучыларына кирәк булачак күнекмәләр булу

2020 елның 10 апрель көнне 05 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International