ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

 2020 нче елның 3 нче мартында Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаганнар, шул исәптән ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан инвалид балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды. 

Илкүләм проект кысаларында яшь фермерлар үз эшләрен ачу өчен 6 млн. сумга кадәр грант ала алалар

2020 елның 2 мартында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан бистәсенең "Лебедушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бөтендөнья песиләр көненә багышланган «Мягкие лапки, а в лапках царапки» дигән экологик уен үткәрделәр.

Комсомол урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Айсылу Сабит кызы «Ел укытучысы – 2020 " Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында катнашуны дәвам итәчәк.

2020 елның 27 февралендә Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасы базасында «Яшь экологлар-табигатьне саклаучылар»Республика экологик семинары булып узды.

Россия Федерациясе Президенты, җәмгыятьнең Попечительләр Советы Рәисе Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән, географияне популярлаштыру һәм география укытучысы һөнәренең абруен күтәрү мәсьәләләре буенча «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы«Иң яхшы география укытучысы»Бөтенроссия конкурсын үткәрү инициативасы белән чыкты.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

2 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов дуңгызчылыкның ярдәмче тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аграр яшьләр берләшмәсенең район һәм башлангыч оешмаларының «Авылны социаль проектлаштыру» социаль әһәмиятле проектларына республика грант конкурсына заявкалар алу башлануын хәбәр итә. 

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International