23 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үзебезнең генетик ресурслар базасы һәм аны үстерү планнары буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов һәм Татарстанның нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең ХX съезды узды. Аның эшендә Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, республиканың барлык районнар делегатлар һәм башка затлар катнашты.
2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
1944 елның гыйнварында Ленинград тулысынча фашист блокадасыннан азат ителә. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итте.
Район хакимиятендә фермерлар белән очрашу узды.Бүгенге көндә Тукай районында 97 фермер хуҗалыгы исәпләнә.Нигездә алар игенчелек, терлекчелек һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.
21 гыйнвар көнне безнең Иштирәккә ерак Франциядән зур кунак килде. «Ак калфак» татар хатын-кызларының Тукай районында булган очрашуында инде ул безнең җирлекне күреп, «киләм әле мин сезгә», – дип киткән кеше иде.
2020 елның 24 гыйнварында «Тере формула» иҗат лабораториясе эше кысаларында Татарстан авыл китапханәсендә «Кар королевасы чәчәге»дигән темага мастер-класс үткәрелде.
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
2020 нче елның 25 нче гыйнварында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфганстанда һәлак булган якташыбыз, «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан «Әфганчы, юлың авыр иде...» дип исемләнгән хәтер дәресе әзерләделәр һәм үткәрделәр.