ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының чираттагы тукталышы Боерган авыл җирлеге булды. Җирлектә 600дән артык кеше яши. Боерганлылар уңган халык. Балык тоту, умартачылык, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы – монда барысы да үсештә. 

16 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә кунак булды. 

Биектау районында ел саен үткәрелә торган сыер савучылар конкурсы узды. Анда Тукай районы данын «Гигант» хуҗалыгы савымчысы Әлфирә Солтанова яклады. Районның алдынгы савымчысы санаторийга юллама белән бүләкләнде.

Ак калфак»лыларны Сабантуй мәйданында авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев белән авылыбызның имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт каршы алдылар. Милли киемнәр, чигелгән калфаклар кигән хатын-кызлар яр буенда урнашкан «Сабантуй чишмәсе»нә юл алды.


19
июль, 2019 ел
җомга

Урып-җыю кампаниясенә әзерлек кысаларында, районның барлык сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә техника мәйданчыгында комбайннар парады узды

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үз эшен тәмамлады. Аның пленар өлеше Новотроицкое авылының мәдәният йортында оештырылды. Пленар утырыш быел милли проект кысаларында капиталь ремонтланган әлеге бинаны ачу тантанасыннан башланды.  ТР Президенты исеменнән мәдәният йортына матди базаны яхшырту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Фаил Камаев, «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 июлендә Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсы старт алды

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү.  

2019 елның 16 июлендә Тукай яр буенда өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Кояшлы көн 40тан артык йөрешле техникага өйрәнергә теләүчеләрне җыйды. Дәресне скандинавия йөреше инструкторы Александр Зотов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International