29 апрель көнне Кенәз мәдәният йортында егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларына чакыруга багышланган район чарасы узды.
Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре « Сиңа һәм миңа Ватанга хезмәт итәргә язган» дигән китап күргәзмәсе әзерләделәр
Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Бүгенге көндә район буенча уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау тәмамланган, 6560 га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланган, 47736 га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмамланган, 5479 га (бодай, арпа, борчак, берьеллык үләннәр), шикәр чөгендере 1282 га мәйданда чәчелгән.
АВЫЛЫМ, КЕШЕЛӘРЕҢ СИНЕҢ
Май башында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның район белән җитәкчелек итәргә алынуына әле ике генә ел. Әмма халык, аеруча өлкән буын, аның тукайлыларның яшәешен яхшыртуга керткән өлешен бәяләп өлгерде инде. Тукайлылар энергиясе ташып торган эшлекле җитәкчегә, иң мөһиме, һәр эштә ярдәм кулын сузарга торучы хуҗага күптән мохтаҗ иде. Юбилей датасы алдыннан без Фаил Мисбах улы белән аның тормыш кыйммәтләре турында әңгәмә кордык.
«Үсеш локомотивлары» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасында перспективалы яшь белгечләрне һәм идарәчеләрне икътисадның һәм җитештерүнең реаль стратегик секторларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасы гамәлгә ашырыла.
"Георгий тасмасы " акциясе. Шилнәбаш авылы халкына георгий тасмаларын тарату
2019 нчы елның 26 нчы апрелендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән чара уздырды.
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоннары көне
Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны:
8 – 800 – 2000 – 122 (10.00 дән 17.00 гә кадәр )
2019 елның 19 апрелендә Тукай районының Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында спорт көрәше (грек-рим һәм ирекле көрәш) буенча яшүсмерләр арасында Тукай муниципаль районы Беренчелеге узды.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының МБУ«Спорт мәктәбе»ендә бадминтон буенча турнирда Тукай районыннан 10 яшь спортчысы катнашты.