ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 ноябрендә узачак "Географик диктант-2018" ның үткәрү мәйданчыгы булып Кнәз урта мәктәбе тора.

 Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. 
 
 

Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде. Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә, моны ике тапкыр эшләргә кирәк булачак: төзелеш яки реконструкция башланыр алдыннан, шулай ук аларны тәмамлаганнан соң. Моннан тыш, күрсәтелгән органга үз участогында бакча йортын торгызучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17 октябрьдә Дәүләт Думасы беренче укылышта " Россия Федерациясе Һава кодексына үзгәрешләр кертү турында "Федераль закон проектын кабул итте.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

 «Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үзрегуляция ысулларын өйрәнү» дип исемләнгән тренинг үткәрде.

 

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе чыгара торган «күчемсез милек хәбәрләре " журналының яңа саны дөнья күрде. Бу чыгарылыш Татарстан Росреестрның 10 еллыгына багышлап һәм " Сез сорадыгыз  – Без җавап бирәбез  !»дигән форматта әзерләнгән

Дәүләт Думасында икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, аның барышында депутатлар киләсе өч елга Россия федераль бюджеты турында закон проектын һәм илебезнең социаль-икътисадый үсеше фаразын карадылар.

2018 елның  26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре республика бәйрәмендә катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International