ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
 2015 елның 1 гыйнвареннән Федераль  законның  (21 июля 2014 г. N 221-ФЗ  ) Россия Федерациясенең Налог  кодексына   үзгәрешләр керәчәк. Анда  язылышкан да дәүләт  пошлинасы үзгәчәк турында сүз бара. 
16  август көнне  районның яшьләр ,спорт һәм туризм бүлеге белгечләре  һәм   40 кеше   Болгарга сәяхәт кылалар. Алар анда үтә торган фестиваль кысаларында ир-егетләр турнирында катнашачак. Уңышлар  Сезгә,яшьләр!  

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Президент РТ Рустам Минниханов катнашында узган киңәшмәдә  Яңа уку елына  мәктәпләнең әзерлеге турында сөйләштеләр.  

14-20 июль көннәрендә Биектау районының Куркачи авылында хәрби-патриотик палаткалы лагерь эшләде. Анда районыбыздан Иске Дөреш авылы егете Рәмзил Хәлиуллин катнашты.
Тверь өлкәсендә «Селигер – 2014» Бөтенроссия яшьләр форумы үтте. Әлеге чарада райондашыбыз – Кнәз мәктәбе укучысы Ольга Ерхова да катнашты.  
 
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәртит Мөхәммәтшин Иске Абдул авылында Батырлык һәйкәленә чәчәкләр салды.  
Иске Абдулда җыен башланыр алдыннан авылда күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын зурладылар.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәртит Мөхәммәтшин Иске Абдул мәдәният йорты каршында урнашкан патриотик музей"Гиндикуш" та булды, афганчы ветераннар белән очрашты, үзенең фикерләрен язып калдырды. 

9 август   көнне Круглое Поле поселогында мини – футбол буенча район    Чемпионаты узды. Ярышка 5 авыл җирлегеннән 8 команда һәм оешмалардан 3 команда катнашты.  

14-16 август көннәрендә Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы узачак. Форум «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» уңаеннан оештырыла. Быелгы дөньякүләм чара «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү» дигән теманы колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International