ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Суык Су  авылында гомер кичерүче Шәймәрданова Нәсихә  Садыйк  кызына     90 яшь тулды.  Юбилярга    Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында бүген керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды.Быел ул унбишенче тапкыр уздырылды. Битен ылыслы агачлар каплаган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылган булып, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы халыкны җыйды.  


Бәтке авылы балалар бакчасында түбә алыштыру дәвам итә.
  "Березка" п. Новый балалар бакчасында    "Чтобы без беды прожить, надо с ПДД дружить!"дигән чара узды.  Өлкән төркемнәрдә  юл кагыйдәләре буенча шигырьләр сөйләнде,төрле ярышлар узды. 
  "Ак чәчәк"(с. Тлянче - Тамак) балалар бакчасында  Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнен билгеләп үттеләр Анда ата-ата аналар белән берлектә  спорт ярышлары узды. Гаиләләрдә  җитезләр дә, кыюлар да ,тапкырлар да булуын тагын бер тапкыр күрдек,дип язалар бакчадан. 
«Летние выкрутасы» мәктәп яны лагерендә Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнен билгеләп үттеләр,    «Ромашка бәхете  " дигән  уен программасы нигезендә төрле ярышлар узды. .
«Летние выкрутасы» мәктәп яны лагерендә Калиновка авылына экскурсиягә бару  балаларга күп кенәуңай эмоцияләр калдырды. Алар анда балык тоту серләреннән тыш, тәбигатьне өйрәнделәр, күзәттеләр,   флора һәм    фауна төшенчәләрен барладылар,төрле ярышлар уздырдылар
 XXV  Бөтеноссия  Олимпиясе көне уңаеннан уздырылган футбол ярышларда     ДЮСШ Круглое Поле командасы 1 урынны яулады. 
 XXV  Бөтеноссия  Олимпиясе көне уңаеннан уздырылган "тартылу" буенча ярышларда  Круглое  Поле мәктәбенең 7 Б класс укучысы     Имаков Егор        1 урынны яулады. Котлыйбыз!
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда 2014 елдагы капиталь ремонт программасы 40 муниципаль районның барлык объектларында башланды. 
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә әйтелде ,киңәшмә эшчәнлегендә
 Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев,  районның  белгечләре катнашты. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International