ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
 21 апрельдән   26 апрельгә чаклы   Княз мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте.Укытучылар Валиева А. М., Шаймарданова  Р.Ф.  башлангыч класс  укучылары белән    «Яз белән безгә Тукай килде” дигән кичә, Шарафуллина М.С.-  5-а  классе укучылары белән “Туган җирем – Татарстан" дигән ачык  дәрес үткәрде.
Татарстан поселогында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән  берлектә мәктәп укучылары,мәдәният  хезмәткәрләре ял паркында агач утырттылар.
28 апрель көнне Калмия мәктәбендә район куләмендә үткән балалар иҗат күргәзмәсендә Княз мәктәбеннән 46 проект эше куелган иде.    Бу   зур күргәзмәдә балаларның осталыкларын район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы да карады,балаларга иҗат уңышлары теләде ,әти-әниләренә  ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 
11 нче класс укучылары татар теле галимнәренә багышлап фәнни эшләр башкардылар. Фәнни эшләрне яклап чыгыш ясаганда, тел өлкәсендә эшләгән галимнәрнең тормыш юллары, аларның хезмәтләре белән якыннан таныштылар, бик күп мәгълүмат алдылар, фикерләре белән уртаклаштылар.  

Актаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда   Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов(тренерлары Мухамадиев М.М.)  65-70 килограмм авырлыкта көрәшчеләр арасында Радик Дусманов III урын яулады

Зеленодольск  шәһәренең А.С. Пушкин  исемендәге 9нчы гимназиясендә,  укучылар арасыда"Живая классика" дигән III Бөтенроссия  конкурсы уздырылды.   Безнең районнан  да бер төркем укучылар  Бәткедән Ширшова Полина ( укытучысы – Аглямзянова Р.Р.),  Мусабай-Заводтан  Нуртдинов Дамир (  укытучысы– Марсалова Г.М.),  Княз мәктәбеннән  Загрутдинова Лейсан укытучысы  – Махмутова А.А.). катнашты . Укучылар  бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломантлар булдылар. 

 

28 апрель көнне Калмия мәктәбендә район куләмендә "Техника . Балалар. Иҗат" дигән күргәзмә   узды. Барлык килгән кунаклар 400 төрле-төрле кул эшләрен күрсәттеләр. Бу зур күргәзмә балаларның осталыкларын, фантазиясен күрсәтте. Алда да балаларга, укытучыларына зур уңышлар телибез

Күзкәй мәктәбендә 25 апрель көнне география  фәне укытучыларның район күләм семинары булды. 
Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең эчендә булучылар  белән  "Чернобыль-минем ярам" дигән  очрашу узды.
28 апрель көнне Күзкәй мәдәният йортында  ветераннар арасында барган 3 Республика«Балкыш»(«Сияние»)  фестиваленең районда  финал концерты булды.  Концертта район башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев катнашты  һәм ветераннарга җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International