Алда зур эш – язгы чәчү. Кем җиргә яхшы сыйфатлы орлык кертә, язгы тукландыруны дөрес итеп оештыра, шул отачак, яхшы уңыш алачак. Тукландыруны иртәрәк башлау һәм составында азот һәм микроэлементлар булган ашламалар кертү зур нәтиҗә бирә. Фаразларга караганда, язгы чәчү җиңел булмаячак, шуңа күрә бүген бар көчне чәчүгә әзерләнүгә бирергә кирәк, дип белдерә ТР буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назим Сәләхетдинов. Әлеге мөһим кампания алдыннан тәҗрибәле белгеч аграрийларга үз киңәшләрен бирә.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башланды. Аларның беренчесе иң эре хуҗалыкта – «Кама» агрофирмасында узды.
«АГРОСИЛА» АҖ холдингына керүче әлеге агрофирма районда 2005 елдан эшли. Аның составына өч бүлекчә – «Новотроицкое», «Игенче» һәм «Мәгариф» җитештерү комплекслары керә. Районда бөртеклеләр уңышы буенча югары күрсәткечләре өчен «Кама» агрофирмасы быел «Иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе» номинациясендә җиңү яулады.
Яр Чаллы шәһәрендәге радиотелеүзәктә 2021 елның 19 апрелендә планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк,шуна курә аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программалары тапшыруы тукталып торачак
12-14 мартта Октябрьский шәһәрендә үткән бадминтон буенча VI Ачык республикакүләм турнирында , Тукай районы данын -тренерлар Игорь Ковальчук һәм Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендәге кызлар командасы яклады,спортчы кызларыбыз 11 медаль белән кайттылар.
Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. 21 март көнне Иштирәк авыл җирлегендә «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дигән бәйрәм узды.
Үткән шимбәдә «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы якташлары очрашуы узды. Тукай районы – ак кала төзелешенә, Россиядәге гигант заводларның берсе КамАЗ салуга иң зур өлеш керткән җирлек. Безнең җирлек – сыендыручы да, туендыручы да.
«Бердәм РОССИЯ» сәяси партиясе Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә 26 мартта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
24 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 3 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.
2021 елның 25 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.