Кенәз мәдәният йортында Бородино сугышының 206 еллыгына багышланган тарихи чара узды.
Алар укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгалары белән таныштыды, сугыш турында презентация аларда зур кызыксыну тудырды
Күпбалалы аналар пенсиягә алдан чыга ала
3 сентябрь көненә Татарстан Республикасы һәм Идел буе Федераль округы төбәкләрендә төп азык-төлек товарларына бәяләр үзгәрү турында мәгълүмат
Татарстан Росреестры килешүләрне дәгъвалау турындагы мәгълүматлар ЕГРНга кертелә дип искә төшерә
"Либмоб"(ингл. library – китапханә һәм mob – толпа) «китапханә толпасы» буларак тәрҗемә ителә-бу флешмобның төре, алдан ук планлаштырылган массакүләм акция. Акциянең максаты-китап укуга һәм укуга кызыксыну уяту, шул ук вакытта китапханәне мәдәни үзәк буларак таныту. Кояшлы сентябрь көнендә Татарстан авыл китапханәсе хезмәткәрләре, үзләренең яшел фирмалы шарфиклары белән поселок урамына чыктылар.
1 сентябрьдә п.Новый мәктәбенен 1нче сыйныфына 26 бала килде. Бәйрәм чарасында Тукай муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев, “Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе” баш идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов катнашты
Новотроицкое мәктәбе укучылары "Солнечный"ял паркын тәртипкә китерделәр ,ул "Чиста парк" акциясе кысаларында узды
Круглое Поле поселогында волонтерлар елына багышлап «Книгофест-2018» әдәби фестивале үтте.
Фестивальне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева ачты. Ул, чарага килгән кунакларны сәламләп, районның мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән, китапханә эшенә тугры булган хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгыш барышында Калмаш, Калмия авыллары һәм Круглое Поле поселогы китапханә мөдирләренә рәхмәт хатларын да тапшырды.
Туйра авылында гомер итүче тыл ветераны Сәлихова Шәмгиҗихан Сәлих кызы 5сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.