Балаларны автотранспортта алып барганда аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү машина йөртүченең турыдан-туры бурычы. Юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, 12 яшькә кадәрге балаларны куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган автомобильләрдә алып барганда баланың буена һәм гәүдә авырлыгына туры килә торган утыргыч җайланмалар яки каеш белән эләктерергә мөмкинлек бирүче башка чаралар кулланырга тиеш.