ЯҢАЛЫКЛАР



27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минеральашламалар сатып алалар.

Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – бер гектарга 52,5 кг туры килә. Актаныш муниципаль районында бу күрсәткеч – 49,4 кг, Тукай муниципаль районында – бер гектарга 49,1 кг, Сарман районында бер гектарга – 49 кг, Тәтеш районында – 44,1. кг.

 

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгының аеруча продуктив җирләре исемлеге расланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендә 3056-р номерлы тиешле күрсәтмәсе кабул ителде.

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районынының «Ирек» җитештерү кооперативында быел шактый уңай үзгәрешләр булды. Шундыйлардан: ашлык склады һәм силос-сенаж траншеясы төзелде, машина-трактор паркы, 100 башка исәпләнгән сыер абзары һәм ашлык чистарту-киптерү комплексы ремонтланды, авыл хуҗалыгытехникасы сатып алынды.

 

26 декабрьдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждение себазасында «Игнчелек  тармагына ел йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында»темасына киңәшмә узды.

 

8нче класс укучысы Сөләйманова Ләйлә "Рождение звезды" исемендәге 1нче ачык вокал музыкасының региональ фестиваль бәйгесендә катнашып, 1нче дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Афәрин, Ләйлә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International