ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Сабан туе гүзәле-2016» район бәйгесе җиңүчесе – Алсу Сәлахова

Иң яхшы хәрби исәп хезмәткәрләре бүләкләнде

2 июнь көненә Тукай районы буенча кыр эшләре барышы турында белешмә

2 июнь  көненә районда сөт савып алу алу буенча оператив белешмә

 

 27  май көнне  «Сосновый  бор" поселогының  "Солнышко»  балалар бакчасы өчен «Детский  сад, нам  тебя не  забыть!»дигән чыгарылыш кичәсе узды

       

Ямьле җәйнең  беренче көне-халыкара балаларны  яклау көнендә  Иске Абдул авылының  балалар бакчасында  “  Без -бәхетле балачакның  бәхетле балалары  !” дип аталган  бәйрәм чарасы узды. Без-китапханәче Бахтиева Зилфира һәм тәрбияче Ситдикова Гөлчәчәчәк   балалар өчен  төрле эстафеталы уеннар  оештырдык. Аннары балалар  мәдәният йорты каршындагы мәйданда   асфальтка  рәсем  ясадылар. Соңыннан  балалар  пешекче апалары пешергән карга боткасы  белән сыйландылар.

2016 нчы елның 1 июнендә   Новый поселогы   мәдәният йорты каршында   Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде . Балалар барлык барлык уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

1 июнь көнне Татарстан поселогында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  балаларны халыкара яклау көненә багышланган бәйрәм көне уздырды. Әлеге бәйрәмдә балалар төрле уеннарда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм жыр - биюләр белән үрелеп барды. 

   1 июнь балаларны яклау көнендә Мусабай-Завод авылы мәдәният йорты каршында зур бәйрәм булды.

1 июнь көнне    Круглое Поле поселогында  мәдәният йорты хезмәткәрләре,укучылар  утрауларда"Үзенә тигән кыйммәтле,затлы әйберне тап" дигән квеста катнаштылар 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International