15 март кэнне Мәләкәс урта мәктәбендә район башлангыч класс укытучылары семинары уздырылды. Семинарда дәрестән тыш эшчәнлек һәм дәресләр буенча мастер класслар күрсәтелде.
Калмия авылында гомер итүче тыл ветераны Марданова Шамсикамал Шайдула кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кенәз авылында гомер итүче тыл ветераны Доровеева Анна Никифоровна 90яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ветеранны котларга район башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Люция Хаковна килде
Югары Байлар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әниләргә багышлап кичә уздырды.Кичәдә әниләргә багышлап җырлар һәм шигырьләр башкарылды.
16 марта «Энергетик " мәдәният йортында 10 тукайлы гаиләсенә ана капиталы сертификаты бирелде, . Бүгенге көндә Тукай районының 2120 гаиләсенә пенсия фондында ана капиталы тапшырылды, шул исәптән, аларның 1.885 ана капиталы акчаларын өлешчә яки тулаем файдаланган инде.
6 март көнне сәгать 11 дэ Мусабай-Завод авылы китапханәсендә “Рухият” ветераннар клубы белән “Әнкәйләр күңеленә сагышлар өстәлмәсен” исеме астында бәйрәм кичәсе үтте