15 февраль көнне 10.30 минутта Круглое Поле поселогының "Яшьлек" "Юность" күпфункцияле үзәгендә Тукай муниципаль районы Советының 6 утырышы була.
"IT-чемпион" республикакүләм конкурсында Борды мәктәбе "Иң актив мәктәп" номинациясендә иң күп бал җыйган биш лидер-мәктәп арасында һәм аларга Samsung телевизоры тапшырылды.
9 февральдә Иннополис Университетында "IT-чемпион-2015" республикакүләм конкурсының I һәм II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан Кенәз мәктәбендә 09.02.2016 елда стройда җырлап йөрү смотр конкурсы узды
«Баскычлар» («Ступени») дип исемләнгән фестивалендә Калмаш мәктәбенең 6-8 класс укучылары катнашында " Г. Камалның "Беренче театр" әсәренең премьерасы күрсәтте. Җитәкчеләре Фәйрүзә Сагирова
Түбән Суыксу «Ак каен» балалар бакчасында рус теле укытучысы Саттарова В.Г. җитәкчелендә , өлкән төпкем балалары катнашында «Теремок» курчак театры күрсәтелде.
Кенәз мәктәбенең 11 класс укучылары,булачак солдатлар белән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Патриот" клубында очрашу узды.
9 февраль көнне «Шәфкать»халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Радуга" арт-терапевтик клуб белән берлектә психолог Закирова Эльмира төркемнәрдә «Дудлинг-антистресс» диагностик-терләкләндерү чарасы уздырды.
Яшь буында табигатькә кызыксыну тәрбияләү, туган якка мәхәббәт уяту аеруча зур әһәмияткә ия. 9 февраль көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре “Кошларга ярдәм итик!” исемле акция кушылдылар,укучылар белән берлектә җимлек- йорт, пластик бутылкалар, тартмалардан һ.б. төр оялар ясап элделәр . Бу чара дәвам итә !