21 гыйнвар көнне Алабуга шәһәрендә инглиз теле буенча фәнни–тикшеренү укуларының төбәкара этабы узды.Анда Тлянче- Тамак мәктәбеннән Сагуманова Ильфира катнашты һәм 10 класс укучылары арасында җиңүче булды. Котлыйбыз!
Мәләкәс мәктәбеннән Саттарова Анна айти Чемпион конкурсында җыелган 4000 баллына төрле бүләкләр алды.
Мәләкәс мәктәбенең 10 класс укучылары Михайлова Валерия һәм Савдирякова Виктор тәмәкегә,алкогольгә,наркотикларга каршы уздырылган плакатлар конкурсында 1 нче урынга ия булдылар!
Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивалендә Мәләкәс мәктәбе бию төркеме "Кошлар" дигән экологик юнәлештә бию күрсәтте һәм уңышка иреште. Котлыйбыз!
Кече Шилнә мәктәптә ПДН өлкән инспекторлары Ямбулатов Н. С.мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде .
24 гыйнвар көнне Түбән суыксу авыл җирлегендә хоккей буенча район Чемпионатының 2 нче туры узды,анда 7 команда Түбән Суыксу,Мәләкәс,Күзкәй,Иске Абдул,Биклән,Новотроицкое авыл җирлеге ир-егетләре һәм Новый поселогының МЧС командасы катнашты
Иштирәк авыл җирлегендә якташыбыз Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган район буенча тимераякта шуучылар өчен төрле ярышлар узды
Кнәз авыл җирлегендә 25 января көнне хәрби хезмәтләрен үтәгәндә һәлак булганнар өчен ачылган һәйкәл каршында Әфганстанда һәлак булган Сергей Александрович Поповка багышланган "Батырлыгың синең үлемсез!" дигән патриотик сәгать узды
Районда сөт савып алу буенча информацион белешмә